Спорт

Спорт легендасы стартка чакырды

30 мая

Мәшһүр йөгерүче, 13 тапкыр Паралимпия бәйгеләрендә җиңүче Рима Баталова туган ягында районара спорт ярышларын беренче тапкыр 2008 елда оештырды. Бу вакыйгадан соң спорт легендасы Рима Баталова исемендәге җиңел атлетика ярышлары традициягә әверелде. Быел ул бишенче тапкыр үтте. Бәйгегә, шаранлылардан тыш, Бакалы, Мишкә һәм Туймазы йөгерү­челәре дә килде. Барлыгы 420 спортчы катнашты. Аны Рима Баталова җитәкчелегендәге “Милләт яшьлеге” җәмәгать фонды, Башкор­тстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Шаран район хакимияте оештырды. Традиция буенча, ярышлар зур спорт бәйрәме белән башланып китте. Әлеге мәртәбәле чараны балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ачты. Кечкенә спортчылар, бер-берсен узарга тырышып, 60 метр дистанцияне бик җитез йөгереп үтте. Балалар ярышы бөтен мәйданга рухи күтәренкелек, бәйрәм кәефе өстәде. Артта калганнарның күзләрендә яшь тә күренде. Рима апалары аларның һәрберсен кочаклап сөеп, күңелләрен күтәрде, бүләкләр бирде, алар белән фотога төште. — Безгә балаларны кече яшьтән үк физкультура һәм спортка җәлеп итәргә кирәк. Тән сәламәтлеге генә түгел, рухи ныклык та шуннан баш­лана. Дәүләт думасы депутаты буларак эшчәнлегем дә халык сәламәтлеге өчен көрәшкә юнәлтелгән, — диде Рима Акбирде кызы, бәйгене ачып. Старт мәйданчыгына бер-бер артлы йөгерүчеләр чыкты. Башлангыч сыйныфлар — 500 метрга, өлкәнрәкләр бер чакрым дистанциягә йөгерде, 18-35 яшьтәгеләр ике чакрым арада ярышты.

Көнчыгыш пыр тузына. Көнбатыш данда коена

15 мая

Континенталь хоккей лигасында командалар дүрт дивизионга бүленеп чыгыш ясаса, көрәш киеренкерәк булыр иде

Гагарин кубогын янә “Динамо” (Мәскәү) командасы яулады. Финал узган елдагы хәлиткеч матчны хәтер­ләтте. Дәрәҗәле көндәшләр белән җидешәр матч уйнаган Көнчыгыш дивизионы командасы тагын отылды. Бу “күркәм” традиция ни өчен дәвам итә? Бүгенге көндә илнең иң дәрәҗәле хоккей командалары Көнчыгыш дивизионда чыгыш ясаса да, ни өчен уңыш Көнбатыш дивизионы командасына елмая? Ил чемпионатында элек-электән призлы урыннар өчен көрәшкән “Металлург” (Магнитогорск), “Авангард” (Омск) хоккей командаларының плей-офф башында ук Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калуының сәбәбе нидә? Гомумән, дивизионнарда көчләр нисбәте тигезме? Шул хакта фикер йөртеп карыйк.

Лаеклы кандидат

14 мая

“Сочи-2014” оештыру комитеты тарафыннан Олимпиада факелы йөртүчеләрне сайлау дәвам итә. Гәзит укучылары республиканың берничә кандидаты белән танышты да инде. Шуларның берсе – Антон Икрянников Нефтекама шәһәрендә яши.

“Урал” көмеш медаль яулады

14 мая

Башкортстанның “Урал” волейбол клубы үз тарихында беренче тапкыр Русия чемпионатында көмеш медальләр яулады. Үткән атнада Белгородта ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча Русия чемпионаты тәмамланды. Финалда “Урал” (Уфа) белән “Белогорье” (Белгород) командалары очрашты. Уфада үткән ике матчта да кунаклар көчлерәк булып чыкты. Өченче уенда да уңыш дәрәҗәлерәк командага елмайды.

Батыр йөрәкле, кыю егет

26 апреля

“Сочи-2014” оештыру комитеты Олимпиада факелы йөртүчеләргә сайлау үткәрә. Бу эш безнең республикада да башланды. Кандидатлар арасында төрле һөнәр кешеләре бар. Аларның барысын да бер теләк берләштерә — Олимпиада утын алып бару һәм илебездә үтәчәк беренче Кышкы олимпиада тарихына кереп калу.

Без келәмдә арысланнан көчлебез!

25 апреля

Туймазыда дзюдо түгәрәгендә 200дән артык үсмер шөгыльләнә

Мәгълүм булуынча, Лондон Олимпиадасында Русия дзюдочылары югары казанышларга иреште. Арсен Галстян, Мансур Исаев һәм Таһир Хәйбулаев Олимпия чемпионы исемен яуладылар. Аларга алмашка өметле дзюдочылар үзебездә дә үсеп килә. Туймазы шәһәрендә Балалар иҗат йортында дзюдо түгәрәгендә бүгенге көндә 200дән артык кеше шөгыльләнә. Үсмерләр Русиянең атказанган тренеры Юрий Федоров һәм тренер Марсель Хәбиров кулы астында осталыгын чарлый.

Факел кем кулында булыр?

23 апреля

Агымдагы елның 7 октябрендә Сочи Олимпиадасы факелы эстафетасы старт алачак. Факел 123 көндә илнең 83 төбәгендәге 2900 торак пунктында булачак. Тарихи вакыйгадан Башкортстан да читтә калмаячак. Декабрьдә факел Уфа аша үтәчәк. Факел эстафетасында катнашуга яше ундүрттән узган һәр Русия гражданы дәгъва итә ала. Республикада да лаеклылар ачыклана. Уфада яшәүче берничә кандидат белән якыннан таныштык.

Финляндиядән – алтын медальләр белән!

16 апреля

Русиянең шайбалы хоккей буенча начар ишетүчеләр җыелма командасы дөнья чемпионатында җиңү яулады. Финляндиядә үткән чемпионатта Русия җыелма командасы финалда 5:4 исәбе белән Канада вәкилләрен отып, бу спорт төрендә тарихта беренче тапкыр алтын медальләр яулады. Ил командасы данын тугыз якташыбыз яклаган. Баш тренер да, аның ярдәмчесе дә Башкортстаннан. Кичә Президент Рөстәм Хәмитов спортчыларны һәм тренерларны Хөкүмәт йортында кабул итте.

“Бездә балалар хоккеен үстерү өчен күп эшләнә”

16 апреля

СССРның атказанган тренеры Владимир Юрзинов шулай ди

“Итар-ТАСС”ның Башкортстандагы вәкиллегендә данлыклы хоккейчы, оста тренер белән очрашу оештырылды. Үсмерләр хоккей лигасының финал уеннары кысасында мастер-класс үткәрергә килгән Владимир Владимирович журналистларның бер генә соравын да җавапсыз калдырмады.

Чаңгы – Норвегиянеке, таяклар – Италиянеке, ботинкалар – Словениядән. Шуучысы... Башкортстан егете

16 апреля

Ни өчен кибетләрдә үзебездә эшләнгән бер генә спорт җиһазы да сатылмый?

Мәгълүм булуынча, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары үтәчәк. Түрәләр чыгышында илдә кышкы спорт төрләре үсеше турында еш телгә алына. Имеш, спортчыларыбыз призлы урыннар яулый. Ә халык? Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр кибеттән арзан гына хакка сыйфатлы чаңгы сатып алаламы? Спорт кибетләрендә үзебезнең җиһазлар сатыламы? Агымдагы елда чаңгы сатып алганда күпне кичерергә туры килде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»