Спорт

Универсиада - дөнья үзе ул

06 июля

Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары ачыла

Универсиада — студентлар арасында үтүче халыкара спорт ярышлары. Аны Халыкара университет спорты федерациясе (FISU) оештыра. “Универсиада” атамасы “университет” белән “олимпиада” сүзләреннән кушылып ясалган. Җәйге һәм кышкы универсиадалар һәр ике ел саен үткәрелә. Аның тарихы 1905 елга барып тоташа. Студентлар арасында беренче халыкара ярышлар АКШта үткән. 1919 елда Жан Птижан Студентлар конфедерациясе оештырган. Шушы оешма башлангычы белән 1923 елда Парижда беренче Бөтендөнья студентлар уеннары үткән. Бөтендөнья универсиадасы әһәмияте буенча Олимпия уеннарына тиң. Анда катнашучыларның 60 проценты арытаба Олимпия уеннарында чыгыш ясый.

Сочи Олимпиадасы утын лаеклы каршылыйк!

28 июня

Күптән түгел Уфада Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уты эстафетасы оештырылса, чиратта – Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы. Чарага әзерлек ничек бара? Эстафета кайда старт алачак? Уфада Сочи Олимпиадасы һәм Паралимпиадасы утлары эстафеталарын оештыру буенча эшче төркем утырышында сүз шул хакта барды.

Универсиадада кемнәр җиңәр?

27 июня

Мәгълүм булуынча, 6 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада старт ала. Ярышта 170тән артык илдән унөч меңгә якын спортчы катнашуы көтелә. 27 спорт төрендә көч сынаучылар 350 медаль өчен көрәшәчәк. Олимпиадага тиң ярышта Башкортстан спортчылары уңышлы чыгыш ясармы?

Чакмагыш велосипедчылары – Русия чемпионнары!

25 июня

Чакмагыш районы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәм аның авыллардагы филиалларында спортның сигез төре – хоккей, футбол, велоспорт, бокс, билбаулы көрәш, җиңел атлетика, волейбол, гимнастика буенча 400дән артык укучы шөгыльләнә. Күнекмә дәресләрен 15 тренер үткәрә. Алда телгә алынган спорт төрләре буенча шөгыльләнүчеләр республика һәм Русия күләмендә уңышлы чыгыш ясый. Соңгы вакытта аеруча велоспортчылар районга җиңү артыннан җиңү китерә. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм шушы ук районның Яңа Ихсан авылы егете, Русиянең велоспорт буенча җыелма олимпия командасы өлкән тренеры Ринат Лат­ый­повның матди һәм рухи ярдәме белән 2008 елда Чакмагышта велосипед спорты секциясе оештырыла. Бу җаваплы эшне озак еллар җитәкче урыннарда эшләп хаклы ялга чыккан, гомере буе спорттан аерылмаган Ранис Баяновка ышанып тапшыралар. Ранис Нурхәниф улы җиң сызганып эшкә тотына һәм кыска гына вакыт эчендә спортның бу төренә дистәләгән кыз һәм егетне җәлеп итә. Алар белән даими рәвештә күнекмәләр үткәрә. Тырышлык бушка китми. Чакмагышның яшь велосипедчылары бишенче ел инде республика һәм Русия бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. — Бу ел безнең өчен аеруча уңышлы башланып китте. Безнең дүрт спортчы Башкортстан җыелма командасы составында Русия беренчелегендә катнашты һәм төрле дистанциядәге ярыш­ларда зур җиңү яулады. 4 майда Чиләбе өлкәсенең Черемишинка поселогында узган ярышта шәхси беренчелектә Александр Борисов белән Рөстәм Иргалиев беренче урыннарны алдылар. Икенче көнне велосипедчылар янә узышты.

“Шашкалар патшасы” таҗы - Георгиевта!

21 июня

Уфада ир-егетләр арасында шашка буенча дөнья чемпионаты тәмам­ланды. Төп финалда (“А”) гамәлдәге чемпион, Ишембай шашка мәктәбе тәрбияләнүчесе Александр Георгиев биш сәгатьтән артык дәвам иткән алышта гроссмейстер Аноны 2:0 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, ул дөнья чемпионы титулын саклап калды.

Җиңүләргә дәртләндерә спорт һәм дуслык ялкыны!

19 июня

Казан Универсиадасы уты Уфага килеп җитте

Мәгълүм булуынча, алтынчы июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы старт ала. Дәрәҗәсе, географиясе, катнашучылар саны буенча Олимпиадага тиң ярышның уты эстафетасы былтыр 15 июльдә Франциянең Брест шәһәрендә старт алган иде. Иң беренче Универсиада 1959 елда Италиянең Турин шәһәрендә оештырылган. Универсиада дөньяның бик күп илләрендә оештырылды. Ниһаять, ярыш символы быел 25 гыйнварда Русия территориясенә килеп керде һәм шәһәрләр буйлап сәяхәтен башлады. Бәйге уты, студентлар күпләп яшәгән, бик күп югары уку йортлары урнашкан эре шәһәрләр аша үтеп, кичә Уфага килеп җитте. Эстафета “Яшьләр” сарае алдында башланды. Иң элек спортчыларны, уфалыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунаклар тәбрикләде. Әйткәндәй, бу чарага кадәр спикерлар төбәкләрнең социаль-икътисади хәле, законнар чыгаруда хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Тарихи чарада катнашырга һәркем дәгъва итә алды. Моның өчен анкета тутырып, оештыру комитетына җибәрергә кирәк иде. Мондый хөрмәткә Башкортстан данын ил, дөнья күләмендә уңышлы яклаганнар гына түгел, һәвәскәр спортчылар да ирешә алды. Бәхетле исемлеккә эләгүчеләр ара­сында йөзү буенча сигез тапкыр паралимпия чемпионы Оксана Савченко, XX Олимпия уеннарының бобслей буенча көмеш призеры Алексей Селиверстов, студентлар арасында бокс буенча дөнья чемпионы, Русия чемпионы Нияз Фәйзуллин, Казан Универ­сиадасында көчен сынаячак авыр атлет Ринат Кирәев, БДАУ студенты, БР Президенты сти­пендиаты Рәфыйк Еникеев һәм башкалар бар.

Псковтан - җиңү белән!

19 июня

Чакмагышның “Строитель” хоккей командасы соңгы елларда уңыш артыннан уңыш яулый. Псков шәһәрендә уздырылган “Җиңү кубогы” төбәкара турнирында икенче урын — күпсанлы казаныш­ларның берсе генә.

Александр Георгиев – финалда!

11 июня

Уфада дәвам иткән халыкара шашка буенча дөнья чемпионатында хәлиткеч тугызынчы тур үтте. Башкортстан данын яклаучы спортчылар Александр Георгиев, Муродулло Амриллаев һәм Айнур Шәйбәков та финалга чыгарга дәгъва итте. Кызганычка каршы, бу уңышка бары тик бер спортчы гына ирешә алды. “Андрейко” төркемендә Александр Георгиев, Юрий Аникеев (Украина) һәм Александр Гетманский (Русия) уникешәр очко җыйды. Финалга да шушы уенчылар чыкты. “Баба Си” төркемендә чыгыш ясаучы Муродулло Амриллаевка Эрденебилег Дулны (Монголия) отарга кирәк иде. Якташыбыз очрашуны үз файдасына тәмамлый алмады һәм төркемдә нибары бишенче урын гына яулады. Финалга Александр Шварцман (Русия), Артем Иванов (Украина) һәм Эрденебилег Дул чыктылар. “Деларье” төркемендә чыгыш ясаучы Айнур Шәйбәковка да бәхет елмаймады. Беренче-өченче урыннарны Адонис Ано (Кот-д’Ивуар), Жан-Марк Нджофанг (Камерун) һәм Рул Бумстра (Нидерланды) яуладылар. Финалга республика данын яклаучы бер спортчы гына үтте. Шулай да мондый ярышта катнашып, тәҗрибә туплаган спортчылар киләчәктә үз сүзен әйтәчәк әле. Мөгаен, алар арасында безнең якташларыбыз да булыр.

Республика спортын алар күтәрә

31 мая

Билгеле булуынча, киеренке уенда җитди көндәшен — Караганда шәһәренең “Сарыарка” командасын җиңеп, “Торос” — хоккейчылары икенче тапкыр Братина кубогын яулады. Әлеге җиңү, әлбәттә, республика өчен дә, барлык көярмәннәр өчен дә зур вакыйга булды. Шәһәрдә уенны күзәтеп бармаган, торослыларның исем-фамилиясен белмәүче кеше аздыр, чөнки биредә хоккей иң хөрмәтле спорт төрләреннән санала. Нефтекамалылар Югары хоккей лигасының икенче тапкыр чемпионы — “Торос” клубын тәбрикләде Узган елгы титулын саклап калган хоккейчыларга Нефтекама шәһәре, зур хөрмәт күрсәтеп, тәбрикләү тантанасы оештырды. Ул шәһәрнең Мәдәният үзәгендә үтте. Автобустан төшкән хоккейчыларны көярмәннәрдән торган “тере коридор” каршы алды, алар яраткан командасын алкышларга һәм котлауларга күмде. — Миннән еш кына, шушы зур булмаган шәһәрдә үсеп чыккан хоккей командасының уңыш сере нәрсәдә, дип сорыйлар. Миңа калса, монда зур сер юк. Бары тик егетләр, чын команда булып берләшеп, һәр матчта үз-үзен аямыйча уйный. Алар үзләре артында меңнәрчә көярмән, бөтен республика торуын яхшы аңлый. Минемчә, шул гына. “Торос” алдына куйган бурычларына ирешергә сәләтле, тырыш егетләрдән тора. Һәм без моның белән горурланабыз, — диде югары хоккей лигасының башкарма директоры Герман Скоропупов. Чарада төрле номинацияләр­дә җиңү яулаган унбер хоккейчыга алтын медаль тапшырылды. “Сезонның иң яхшы уенчысы” исеменә Владимир Сохатский лаек булды, ә “Иң яхшы сакчы” исемен Артем Зубарев алды, “Иң яхшы һөҗүмче” — Юрий Кокшарев. Бәйрәмдә көярмәннәр дә тәбрикләнде. Яраткан командалары артыннан меңәрләгән чакрым узган Александр Симонов һәм Рушана Галимовага клуб бүләк тапшырды. — Бик күпләр үз шәһәр­ләрендә шушындый чемпион­нарның булуын теләр иде. Без исә кечкенә Нефтекамада шундый зур спортчылар үсеп чыгуы белән чиксез горурланабыз. 2007 елда хоккей клубының базасын биредә тәгаенләп ялгышмаганбыз, алар тагын да үсте, чыныкты, ныгыды һәм менә шәһәрнең илле еллык юбилеена искиткеч бүләк ясады — икенче тапкыр Братина кубогын алып кайтты. Рәхмәт, егетләр! — диде шәһәр хакимияте башлыгы Илүс Гарифуллин.

Дөнья чемпионаты Уфада үтәчәк

31 мая

Уфага халыкара шашка буенча дөнья чемпионатына 24 ил­дән иң көчле 40 спортчы ки­ләчәк. Бу чара 2-19 июньдә “Зеленая роща” шифаханә­сендә үтәчәк. — Мондый дәрәҗәдәге ярышлар дүрт елга бер тапкыр үткәрелә, — диде “Башнефть” профессиональ шашка клубы рәисе Юрий Черток. — Катнашучылар — үз илләренең һәм континенталь чемпионатларда берничә сайлап алу туры үткән спортчылар. Шулай ук, дөнья күләмендә ике сайлап алу турниры үтте. Бу ярышлар ике ел дәвам итте. Юрий Черток мондый чараның Русия күләмендә беренче тапкыр үткәрелүен билгеләде. Безнең ил исеменнән чемпионатта алты спортчы, шул исәптән, өч башкортстанлы, чыгыш ясаячак. Алар — бүгенге көндә дөнья чемпионы Александр Георгиев, Муродулло Амриллаев һәм Айнур Шәйбәков. Русия данын күп тапкыр дөнья чемпионнары Александр Шварцман, Алексей Чижов һәм Александр Гетманский да яклаячак. Турнирда дөнья чемпионкасы Зоя Голубева да катнашачак. Спортчыларны катлаулы кө­рәш көтә. Алар 18 партия уйнарга тиеш. Финалга 12 уенчы (һәр төркемнән өчәр кеше) чыгачак. Чараны ачу тантанасы 2 июньдә “Зеленая роща” шифаханә­сенең Ял үзәгендә 12 сәгатьтә баш­ланачак. Ярышларны “Халыкара шашка федерациясе” төбәкара иҗтимагый оешмасының рәсми сайтында күзәтергә мөмкин булачак. Чемпионатның приз фонды — якынча 4 миллион сум. Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»