Спорт

“Сез - бердәм команда!”

27 мая

Мәгълүм булуынча, узган атнада республика спортында тарихи вакыйга булды: “Уфа” сайлап алу бәйгесендә “Томь” (Томск) командасын отып, Премьер-лигага чыкты. Әлегә кадәр безнең бер генә футбол командасының да мондый уңышка ирешкәне булмады. Президент Рөстәм Зәки улы чит кыйтгалардан эш сәфәреннән кайту белән “Динамо” стадионында “Уфа” командасы белән очрашты.

Ур-ра-а! “Уфа” Премьер-лигада!

24 мая

Мәгълүм булуынча, “Уфа”, Милли футбол лигасында (ФНЛ) дүртенче урын яулап, Премьер-лигага сайлап алу матчларында катнашты. Безнекеләр “Томь” (Томск) командасы белән көч сынашты. Уфада “Динамо” стадионында үткән матчта якташларыбыз көндәшләрен 5:1 исәбе белән тар-мар итте. Хәлиткеч уен исә Томскида үтте.

Эшкә велосипедта йөриячәкбез

20 мая

17 майда Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов велосипедчылар хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Очрашуда велосипед инфраструктурасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Яшьләр – урам мохитендә, корылмалар буш тора...

09 апреля

Тармак министрлыгының киңәйтелгән утырышында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

Былтыр Башкортстан спортчылары нинди югары казанышларга ирешкән? 2012 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда алга китеш бармы? Республика халкының ничә проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә? Утырышта шул хакта сүз барды. Аның эшендә яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Эльвира Аеткулова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Александр Семак, район-шәһәр хакимиятләренең яшьләр сәясәте һәм спорт бүлекләре җитәкчеләре, Федерацияләр вәкилләре катнашты. Министр үзенең чыгышында республикада спортның бүгенге торышын күздән кичерде, көнүзәк мәсьәләләрне игътибарга алды.

Максатым – дөнья чемпионы булу!

09 апреля

Унбер яшеннән милли көрәш белән шөгыльләнүче Балтач егете Ленар Шәрәфиев шулай ди

Һәр милли спорт төре, шул исәптән милли көрәш тә, Олимпия уеннары программасына кертүгә дәгъва итә ала. Моның өчен көрәш Башкортстанның һәр районында югары дәрәҗәдә үсеш алырга тиеш. Билгеле, спортны танылган спортчылар данлый. Балтач егете, милли көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат Ленар Шәрәфиев – шундыйларның берсе. Яшь спортчы ни өчен нәкъ шушы спорт төрен сайлаган? Нинди алымны оста файдалана? Бил бирмәс батыр белән шул турыда сөйләштек.

Чемпионка - үзебездә!

05 апреля

Стәрлебашлылар җәен гөрлә­теп сабантуйлар үткәр­гән мәйдан­нан ел дәва­мында кеше өзелми. Ачык, иркен һәм биек урында игътибарны җәлеп итеп, әллә каян үзенә чакырып торучы чаңгы базасы урнашкан. Базаны сигез ел элек Риф һәм Рим Ждановлар төзеп, якташларына бүләк иткән. Биредә бик күп ярышлар, аерым алганда, ике республика чемпионаты узган, иң көчле чаңгычылар Стәрлебаш җирендә ярышкан.

Федоровка төбәге - чемпионнар төяге!

01 апреля

Әлеге югарылыкка, тәү чиратта, районда физкультура һәм массакүләм спортны колачлы үстерү нәтиҗәсендә ирешелә

Мәгълүм булуынча, 25 февральдә Октябрьский шәһәрендә үткән семинар-киңәшмәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов муниципаль берәмлекләр башлыклары алдында республикада физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү буенча җитди бурычлар куйды. Урыннарда республика җитәкчесе билгеләгән бурычлар ничек үтәлә? Гомумән, район-шәһәрләрдә массакүләм спорт үсеше мәсьәләләре нинди югарылыкка куелган? Федоровка районында булганда хакимиятнең яшьләр эшләре һәм спорт комитеты рәисе Галинур Рамазановтан, тәү чиратта, шушы хакта кызыксындык. Галинур Тәлгать улы белдерүенчә, Федоровка төбәге халкы бүген актив спорт тормышы белән яши. Районда спортның 22 төре ныклы үсеш алган. Шул рәвешле ел дәвамында 120гә якын төрле спорт-массакүләм чаралар, мәртәбәле бәйгеләр үткәрелә. Ягъни һәр өч көннең берсендә районда нинди дә булса спорт чарасы үтеп тора. Бу җәһәттән район халкы аеруча волейболны, мини-футболны, милли көрәшне, җиңел атлетиканы, чаңгы ярышларын үз итә. Спортның бу төрләре буенча ярышлар һәрвакыт киң катлам халыкны, яшен һәм картын җыя.

ГТО комплексы тергезелә

27 марта

Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә физик культура һәм спортны үстерү буенча утырыш үткәрде. Анда күмәк спорт һәм физик тәрбияне үстерү, Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын булдыру мәсьәләләре, Сочида үткән Олимпиада һәм Паралимпиада нәтиҗәләре, 2018 елда Пхенчхан шәһәрендә үтәчәк уеннарга спортчыларны әзерләү, Русиядә кышкы Олимпия һәм Паралимпия спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Шамонино – чемпион!

26 марта

Уфа районы авыл биләмәләре спартакиадасы кысаларында Алексеевка поселогында волейбол бәйгесе үтте

Алексеевка авылы мәдәният йортында оештырылган ярышта авыл биләмәләренең үз зоналарында җиңгән сигез командасы катнашты. Иң элек алар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Беренче-икенче урынга чыгучылар җиңү яулау өчен көрәште. Киеренке көрәштә Урыс Юрмашы авыл биләмәсе данын яклаучы Шамонино поселогы вәкилләре җиңде. Бу авыл командасының моңарчы мондый уңышка ирешкәне булмаган.

Җиңү белән кайттылар!

20 марта

Кичә Сочида үткән кышкы Паралимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары Ирек Зарипов, Кирилл Михайлов, Азат Карачурин, Александр Давидович һәм аларның тренерлары Уфага кайтты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»