22.03.2012 - Спорт

Универсиада көндәлеге

Бәйге иң югары ноктасына якынлаша. Кайбер спорт төрләренә йомгак ясала. “Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте.

Себер федераль университеты (Красноярск крае) чаңгычылары 632 очко җыеп, беренче урын алды. Аларга шәхси узышта, эстафетада, спринтта һәм тау чаңгысы бәйгесендә тиңнәр булмады. Төмән өлкәсе командасы икенче урын белән канәгатьләнде. Өченче урында — М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты командасы. Чамадан тыш кунакчыллык күрсәткән Стәрлетамак физик культура институты командасы җиденче урыннан югары күтәрелә алмады. 

Бәйге дәвам итсә дә, оештырылган ярышлар буенча йомгак ясарга мөмкин. Илнең 39 югары уку йортыннан җыелган 568 спортчы хоккей, биатлон, чаңгы ярышлары, сноуборд һәм тау чаңгысы спорты бәйгеләрендә көчен сынады. Гомум зачетта Башкортстан командасы 73 очко белән беренче урынны били. 69 очко җыйган Мәскәү спортчылары якташларыбызның үкчәсенә басып килә. Өченче урында — Төмән өлкәсе командасы.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»