21.03.2012 - Спорт

Универсиада көндәлеге

“Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышы үтте. Әйтергә кирәк, якташларыбыз моңа кадәр спортның бу төрендә зур уңышларга ирешә алмаган иде. Бу юлы да өметләр акланмады.

Егетләр арасында спринтер узышында призлы урыннарны Максим Феллер (Красноярск крае), Денис Катев (Киров өлкәсе) һәм Дмитрий Озерский (Мәскәү өлкәсе) бүлеште. Стәрлетамак физик культура институты студенты Антон Бабиков бишенче урын белән канәгатьләнде. Кызлар арасында Евгения Ощепковага (Төмән өлкәсе) тиңнәр булмады. Ксения Подопригора (Красноярск крае) белән Ирина Назарова (Мәскәү)  пьедесталның икенче-өченче баскычына күтәрелде. Дүртенче-бишенче урыннарны да Мәскәү спортчылары яулады.

Шәхси беренчелектә Андрей Мельниченко (Красноярск крае) җиңүче булды. Икенче-өченче урыннарны Денис Катев (Киров өлкәсе) белән Андрей Мазепкин (Смоленск өлкәсе) бүлеште. Башкортстан спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәтмәде.

Кызлар арасында бәйгедә Ольга Шестирикова (Төмән өлкәсе) беренче килде. Ксения Подопригора (Красноярск крае) белән Ирина Ситникова (Киров өлкәсе) лидердан чак кына калышты. Башкортстан чаңгычылары бу юлы да медальсез калды. Рида Гыймранова — тугызынчы, Ольга Репницина— уникенче килде.

“Биатлон” комплексы — Русиядә, дөньяда иң яхшы спорт корылмаларының берсе санала. Биредә Европа, дөнья күләмендәге бәйгеләр оештырыла. Ил җыелма командасы да монда күнекмәләр үткәрә. Шундый корылма булгач, Башкортстан чаңгычылары һәр бәйгедә призлы урын  яуларга бурычлы. Кызганычка каршы, әлегә моның киресе күзәтелә. Тренерлар эшкә җавапсыз караганмы? Әллә спортчылар ярышка әзер түгелме? Мөгаен, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына бәйге тәмамлангач, хаталар өстендә эшләргә кирәктер. Мәсьәлә игътибардан читтә калса, Сочи олимпиадасында Башкортстаннан бер чаңгычы да катнаша алмавы мөмкин.

Айдар Зәкиев.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»