21.03.2012 - Спорт

Кышкы туризм - мавыктыргыч спорт төре

Күптән түгел Кушнаренкода кышкы туризм буенча республика күләмендәге бәйге оештырылды. Ярышта Башкортстанның унөч районыннан һәм сигез шәһәреннән 166 спортчы катнашты.

Өч көн дәвам иткән ярышта җиңүчеләр өч төркемдә ачыкланды. Шәһәр округлары төркемендә призлы урыннарны Уфаның Киров, Октябрьский һәм Орджоникидзе районнары бүлеште. Хакимиятләре берләшкән муниципаль районнар төркемендә Бөре, Белорет һәм Ишембай районнары командаларына тиңнәр булмады. Муниципаль районнар арасында беренче урынны Краснокама районы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Гафури һәм Архангель районнары командалары алды.

Гафури районы данын бер гаилә яклады. Тренер-спортчы Ришат Иҗтиһатов улы Рифат, кызлары Айсылу һәм Айгүзәл белән катнашты. Спорт сөюче гаилә сынатмады.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Анатолий Крюков. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»