21.03.2012 - Спорт

Олимпиячеләр Языковода әзерләнә

Велоспортчылар Рәшит Галимов һәм Альберт Гобәйдуллин. Укучыларга өстәмә белем бирү максатында Языково балалар техник иҗат йортында ике дистәгә якын түгәрәк эшли. Аларда балаларны кул эшләренә, сурәт һәм фото төшерергә өйрәтәләр. Техникага күңеле ятканнар картингистлар түгәрәгендә шөгыльләнә. Гомумән, биредә техник түгәрәкләр эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш булып тора. Үткән ел ахырында, мәсәлән, яшь велосипедчылар түгәрәге эшли башлады.

— Безнең иҗат йорты республикада төрдәшләре арасында матди-техник яктан иң куәтлеләрдән санала, — ди директор Әнис Габдрахманов. — Балалар шөгыльләнгән залларның гомум мәйданы бер мең ярым квадрат метр тәшкил итә, түгәрәкләргә 600дән артыграк үсмер җәлеп ителгән. Әлеге үзенчәлеккә олимпиячеләр әзерләүче “Агыйдел” велосипед спорты үзәгендә дә игътибар иткәннәр. Велоүзәк директоры, республикабызда киң билгеле велосипедчы, Русиянең атказанган тренеры Ринат Латыйпов Языково иҗат йортында велосипедчылар әзерләү буенча филиал ачу тәкъдиме белән чыкты. Моны без, әлбәттә, кушкуллап дигәндәй күтәреп алдык. Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов та безгә теләктәшлек күрсәтте.

Бу башлангыч тиз арада эш белән дә ныгытыла башлый. “Агыйдел” велоүзәгеннән Языково иҗат йорты карамагына заманча 5 велосипед, 3 тренажер, спорт формалары бирелгән.

— Яңа техника чын мәгънәсендә, балаларның күңелен яулап алды, — ди Әнис Шәмсетдин улы. — Ни өчен дигәндә, һәрберсенең хакы 30 мең сумлап торган ярыш велосипедлары техник яктан бик зәвыклы эшләнгән, аларда тизлекне дә сәгатенә 50-60 чакрымга җиткерергә мөмкин. Менә шуңа да балалар бу түгәрәкне тиз арада үз итте. Хәзерге вакытта аңа 30 укучы йөри. Кышкы чорда балалар тренер Руслан Янбаев җитәкчелегендә велосипедның техник корылышын өйрәнде, тренажерларда шөгыльләнде. Хәзер күнекмәләр ачык һавада үткәрелә.

Языково балалар иҗат йорты җитәкчесе алдагы елларда велосипед спортын районда әйдәүче спорт төренә әйләндермәкче. Моңа ирешүдә, әлбәттә, “Агыйдел” олимпия үзәге ярдәменә исәп тоталар. Әйткәндәй, аның директоры Ринат Латыйпов моны мотлак тормышка ашачак хыял дип исәпли. Велосипедчылар түгәрәгенең бүлекчәләрен районның барлык мәктәпләрендә дә ачу Велосипедны кызлар да үз итә.планлаштырыла. Хәзерге вакытта Первомайский, Таң, Күчәрбай, Благовар һәм Былышлы мәктәпләрендә оештыру мәсьәләләре, нигездә, хәл ителгән, күнекмәләр үткәрү өчен спорт мәйданчыклары булдырылган. Проектны финанслауны “Агыйдел” велоүзәге тулысынча үз өстенә ала. Бүлекчәләр эшли башлау белән техник иҗат йорты карамагына 30 тау, 25 спорт узышы велосипеды биреләчәк. Моңа өстәп, “Агыйдел” үзәге “Газель” микроавтобусы да бүлә.

— Болар безнең өчен гаять зур мөмкинлекләр ача, — ди Әнис Габдрахманов. — Йөзләрчә баланы велосипед спортына җәлеп итәчәкбез. Тау велосипедлары турист маршрутлары оештыруга юл ача. Ә үзебезнең автобуста республиканың теләсә кайсы почмагында үткәрелүче ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Спорт күнекмәләре барышында велоспортта матур гына нәтиҗәләргә ирешерлек балалар ачыкланып тора. Тренер Руслан Янбаев әйтүенчә, Алмаз Сәләхов, Идел Фәрхетдинов, Рәшит Галимов һәм Альберт Гобәйдуллин бүген үк өметле спортчылар санала. Кызлар арасында Анастасия Килмәмәтова, Азалия Мәхмүтова яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Әйе, булачак олимпиячеләр биредә әзерләнә.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»