20.03.2012 - Спорт

Универсиада көндәлеге

Башкортстанда Бөтенрусия кышкы универсиадасы дәвам итә. Уфа, Салават шәһәрләре спорт корылмаларында үтүче хоккей бәйгесендә төркемнәрдә иң көчле командалар ачыкланды. “Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышы оештырылды.

Әлеге вакытта Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогы өчен көрәш бара. Студентлар да тимераякта нык басып торуларын, кәшәкә белән оста эш итүләрен бозда дәлилләде. Ниһаять, төркем лидерлары ачыкланды. “А” төркемендә алдынгы урыннарны Омск, Смоленск һәм Чиләбе шәһәрләреннән килгән командалар бүлеште. “Б” төркемендә Башкортстанның физик культура институты командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарда —  Барнаул һәм Тверь кунаклары. “В” төркемендә иң  югары очколарны Төмән, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург командалары җыйды. Тиздән хоккей турнирында плей-офф старт алачак.

Чаңгы ярышында Башкортстан данын яклаучы спортчыларга уңыш елмаймады. Эстафета бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасын якташларыбыз читтән генә карап торды. Беренче урынны Себер федераль университеты (Красноярск крае) командасы яулады. Икенче урында — Төмән дәүләт университеты чаңгычылары. Җиңү пьедесталының өченче баскычына М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты командасы күтәрелде.

Бәйге дәвам итә. Чаңгычыларыбыз Максим Чудов традицияләрен дәвам итә алмаса да, хоккейчыларыбыз сынатмый. Мөгаен, тиздән алар боздагы мавыктыргыч уенга сусаган республика халкына хоккей бәйрәме бүләк итәр. Хәлиткеч матчлар зәңгәр экран аша күрсәтелсә, төпкел районнарда, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә зур җиңүнең шаһиты булыр иде.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»