17.03.2012 - Спорт

Универсиада көндәлеге

“Салават Юлаев” плей-оффтан төшеп калса да, Башкортстан халкы язгы хоккей бәйрәменнән мәхрүм түгел, боз сарайларында теләгән һәркем мавыктыргыч уен карый ала.

II Бөтенрусия кышкы универсиаданың финал уеннары кысаларында хоккей буенча ярыш башланды. Уфа һәм Салават шәһәрләрендә ил төбәкләреннән җыелган командалар көч сынаша.

“Юлаевчы” спорт комплексында Новосибирск, Омск, Чиләбе, Смоленск, Барнаул, Тверь һәм Уфа командалары уйнады. Башкортстан дәүләт физик культура институты вәкилләре Барнаул юридик институты хоккейчыларын 12:1 исәбе белән отты. Себер дәүләт физик культура университеты уенчылары Новосибирск дәүләт аграр университеты командасын 7:4 исәбе белән җиңде. Көньяк Урал дәүләт университеты (Чиләбе) һәм Смоленск дәүләт физик культура академиясе командалары очрашуы 5:4 исәбе белән тәмамланды.

Салават бозында да көрәш киеренке барды. П. Ф. Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург дәүләт физик культура, спорт һәм сәламәтлек университеты командасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Яр Чаллы) егетләрен 4:1 исәбе белән җиңде. Төмән дәүләт университеты белән Урал дәүләт физик культура университеты командалары матчы 5:4 исәбе белән тәмамланды. Төмәнлеләр Яр Чаллы командасын 8:5 исәбенә җиңде.

* * *

“Биатлон” спорт комплексында чаңгы узышы буенча бәйге башланды. Ярышта Башкортстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 121 спортчы катнашты.

Республика данын Стәрлетамак физик культура институты студентлары Валентин Михайлов, Антон Бабиков, Рөстәм Дәүләтшин, Павел Рудаков, Кирилл Баборыки, Айгөл Шиһапова, Валентина Дмитриева, Анастасия Груняхина, Рида Гыймранова һәм Ольга Репницина яклады.

Беренче көнне ун һәм биш чакрымга узышлар үтте. Кызганычка каршы, стәрлетамаклылар җиденче урын белән канәгатьләнде. Призлы урыннарны Төмән өлкәсе, Красноярск крае һәм Мәскәү командалары бүлеште.

Асыл затлар арасында шәхси узышта якташыбыз Рида Гыймранова җиденче килде. Кызганычка каршы, җиңү пьедесталына егетләребез дә менә алмады, Антон Бабиков нибары 29нчы нәтиҗә күрсәтте.

Безнең спортчылар чаңгыда  трамплиннан сикерү, скелетон һәм шорт-трек бәйгеләрендә бронза медальләр яулады. Ә менә бобслей, керлинг, фристайл, сноуборд һәм тимераякта узышу бәйгесендә якташларыбызга уңыш елмаймады.

Уналтынчы мартка алынган мәгълүмат буенча,  Башкортстан спортчылары, 16 спорт төрендә катнашып,  алты — алтын, дүрт — көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Мондый уңышлар безнекеләргә гомум зачетта дүртенче урынга күтәрелергә ярдәм итте.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»