15.03.2012 - Спорт

Финалга старт бирелде

Республикада ил, Европа, дөнья күләмендәге бәйгеләр халыкара таләпләргә җавап бирүче спорт корылмаларында оештырыла. Башкортстан янә ил күләмендәге спорт үзәгенә әверелде. 20 мартка кадәр бездә II Бөтенрусия кышкы универсиаданың финал уеннары бара. “Яшьләр сарае”нда аларга 13 мартта старт бирелде.

— Башкортстан мондый хөрмәткә очраклы гына лаек булмады, — диде, кунакларга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәбрикләвен укып ишеттергәч, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта. — Бездә кышкы спорт төрләрен үстерүгә җитди игътибар бирелә. Уфа районы егете Максим Чудов озак еллар дәвамында илнең биатлон буенча җыелма командасы лидеры булды. Әлеге вакытта якташыбыз Ольга Вилухина аның эзеннән бара. Канадада яшьләрнең хоккей буенча дөнья чемпионатында Уфа егете Андрей Василевский иң яхшы капкачыларның берсе булды. Күренүенчә, лаеклы алмаш үсә. Мондый күрсәткечләр төбәктә студент спортына да зур игътибар бүленүе турында сөйли.

Биатлон, сноуборд, хоккей, тау чаңгысы һәм башка спорт төрләре буенча бәйгеләрдә финалга үткән командалар катнашачак. Әйтик, “Юлаевец” спорт комплексында, “Уфа-Арена”ның икенче чиратында, “Салават” спорт-концерт комплексында (Салават шәһәре), хуҗалардан тыш, Новосибирск, Омск, Чиләбе, Смоленск, Барнаул, Тверь, Казан, Санкт-Петербург, Төмән һәм Екатеринбург командалары көч сынашачак. “Биатлон” комплексында да көрәш киеренке барачак. Мәскәү дәүләт коммуналь хуҗалык һәм төзелеш академиясе данын биатлон бәйгесендә яклаячак Мария Шунина болай диде:

— Универсиадада җиңгән студентларның Сочида чыгыш ясау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә беркем дә сынатырга теләмәячәк. Уфада һәр студент җиңүгә омтылачак. Билгеле, чаңгы юлын яхшы белүче хуҗаларга җиңелрәк булачак. Без дә сынатмаска тырышачакбыз.

Тантаналы чарада Спорт резервын әзерләү федераль үзәге директоры Дмитрий Киселев, Русия студентларының спорт берлеге, Студент спортының халыкара федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин һәм башкалар катнашты.

Айдар Зәкиев.

(Фотода: Мария Шунина (уңда) сабакташлары Катарина Мухина һәм Ольга Рожкова белән.)


Шул ук вакытта:

“Биатлон” спорт комплексында үткән эстафетада республика данын Башкортстан физик культура институты студентлары яклады.

Егетләр командалары арасында беренче урынны Урал дәүләт тау университеты (Свердловск өлкәсе) командасы яулады. Якташларыбыз Александр Жирный, Артур Хәбиров, Кирилл Комаров һәм Сергей Галиуллин да сынатмады. Алар җиңүчеләрдән 1 минут 43,8 секундка калышып, икенче килде. Өченче урында — Урал дәүләт физик культура университеты (Чиләбе өлкәсе) чаңгычылары.

Асыл затлар командалары да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Төмән дәүләт университеты спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Урал дәүләт тау университеты һәм П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик культура, спорт һәм сәламәтлек университеты (Санкт-Петербург) командалары бүлеште. Якташларыбыз Татьяна Казакова, Дарья Галаева, Виктория Кутырева һәм Кристина Рыбакова дүртенче урын белән генә канәгатьләнде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»