14.03.2012 - Спорт

Чудов данына тап төшермиләр

Илеш районы Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаңгы ярышы оештырылды. Республиканың авыл районнары укучылары спартакиадасында хуҗалардан тыш Әлшәй, Дуван, Салават, Бөрҗән, Стәрлебаш, Миякә, Бишбүләк, Авыргазы, Уфа, Мишкә, Бакалы, Калтасы, Зианчура, Гафури, Ярмәкәй һәм Краснокама районнарыннан 129 спортчы катнашты.

Бәйгенең беренче көнендә асыл затлар — өч, егетләр биш чакрымга узышты. Уфа районы Михайловка авылы чаңгычыларына тиңнәр булмады. Икенче көнне асыл затлар арасында беренче-өченче урыннарны Калтасы, Уфа (Михайловка авылы) һәм Мишкә районнары командалары бүлеште. Егетләр дә иң җитезләрне ачыклады. Җиңү пьедесталына Уфа (Михайловка авылы), Мишкә һәм Калтасы командалары әгъзалары күтәрелде.

Гомум нәтиҗә буенча Михайловка авылы командасы җиңеп, кубокка лаек булды. Мондый уңышка әллә ни аптырыйсы юк. Олимпиада призеры, Европа, дөнья чемпионы Максим Чудов та нәкъ шушы авылдан чыккан. Икенче-өченче урыннарны Калтасы һәм Мишкә районнары бүлеште.

Гөлфирә Зиннәтуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»