14.03.2012 - Спорт

Башкортстан “морж”лары Әлмәт бәкесенә чумды

Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә бозлы суда йөзү буенча Татарстанның ачык чемпионаты оештырылды. Бәйгедә ил төбәкләреннән 15 команда, 110 спортчы катнашты. Башкортстан данын унбер “морж” яклады.

Унике яшьлек якташыбыз Володя Акимовка 25 метрга йөзүдә тиңнәр булмады. Аның 16 яшьлек абыйсы Александр 50 метр араны икенче булып йөзеп килде. 17 яшьлек Уфа егете Евгений Скорняков йөз метрда көндәшләрен артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып кисте. Альмира Хәсәнова, Рафаэль Нарулин, Ирек Мөслехов һәм Марат Әхмәтҗанов та призлы урын яулады. Республика командасы эстафета бәйгесендә төмән кунакларыннан гына калышып, икенче урын алды. Евгений Скорняков беренче тапкыр көчен марафонда (300 метр) сынады. Якташыбыз бу юлы да җиңде.

Башкортстан “морж”лары биш алтын, җиде көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

Фуат Хәсәнов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»