14.03.2012 - Спорт

Ринат кубогы Балтачта калды

Күптән түгел Иске Балтачта Ринат Равил улы Хәмәтгәрәев истәлегенә хоккей буенча турнир оештырылды. Бәйгедә хуҗалардан тыш Благовещен, Илеш районнарыннан, Чернушка шәһәреннән (Пермь крае) командалар катнашты.

Беренче уенда хуҗалар илешлеләрне 12:3 исәбе белән отты. Благовещен спортчылары да Илеш командасыннан көчлерәк булып чыкты. Исәп — 7:0. Чернушка кунаклары финалга үтә алмады. Иң югары бүләк язмышын Балтач һәм Благовещен командалары хәл  итте. Хуҗалар 4:0 исәбе белән җиңү яулады.

Руслан Әхмәтов, Рөстәм Шакирҗанов (Балтач), Александр Бочкарев (Чернушка) һәм Сергей Лифанов (Благовещен) төрле номинацияләрдә бүләкләр белән билгеләнде.

Газим Талипов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»