18.10.2011 - Спорт

Ике матчта ике җиңелү

“Салават Юлаев” үткән ялларда үз бозында ике матч үткәрде. СКА (Санкт-Петербург) белән очрашу 4:2 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Юлаевчылар капкасына шайбаларның берсен Патрик Торесен кертте. Норвегия җыелма командасы уенчысы үткән сезонда гына “Салават Юлаев” өчен чыгыш ясый иде. Озак еллар СКАның лидеры булган, хәзер “Салават Юлаев” формасы кигән Сушинский да элекке командасына шайба кертте.  Якшәмбе көнне уфалылар ЦСКА (Мәскәү) белән очрашты.

“Салават Юлаев”ның уены соңгы вакытларда спорт сөючеләрдә генә түгел, тренерларда, белгечләрдә дә күп сораулар тудыра. Шул кадәр дәрәҗәле хоккейчылар тупланган, матди яктан тулысынча тәэмин ителгән команда нигә начар чыгыш ясый? Юлаевчылар бозга мондый фикерләрнең дөрес түгеллеген исбат итәргә чыкты. Чор башлану белән уфалылар һөҗүмгә күчте. Спорт сөючеләр янә Гагарин кубогын яулаган команда уенын күрде. Шулай да уңыш сакланучы командага елмайды. Быел гына ЦСКА данын яклый башлаган Яшин исәпне ачты. Юлаевчылар мондый нәтиҗә белән килешмәде һәм командалары белән каршы як капкага омтылды. Кунаклар мондый басымга озак түзмәде. “Салават Юлаев” уенчысы Александр Радулов исәпне 1:1 ясады. Нибары өч минуттан соң Прошкин уфалыларны алга чыгарды. ЦСКА тренеры капкачыны алыштырды. Станя урынына Гайдученко чыкты.

Юлаевчылар икенче чорда да уен дилбегәсен кулдан ычкындырмады. ЦСКА ара-тирә “теш күрсәтү” белән генә чикләнде. Сакчыларыбызның сүлпәнлеге янә күңелсез вакыйгага китерде. Чор тәмамланырга сигез минут калганда Широков исәпне 2:2 ясады.

Өченче чорда бер як та уңышка ирешә алмады. Җиңүче өстәмә вакытта ачыкланды. Безнекеләр кагыйдә бозгач, Зубов ЦСКА командасына җиңү китерде.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»