18.10.2011 - Спорт

“Уфа-Арена”да “гладиаторлар” алышы

Башкортстанда халыкара дәрәҗәдә бәйгеләр оештыру күптән күркәм традициягә әверелде. Иртәгә “Уфа-Арена” спорт комплексында  “М1 Challenge XXIX” бергә-бер сугыш буенча дөнья чемпионаты үтә.

Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Башкортстанда әлегә кадәр дә андый турнир оештырылганы бар иде. Якташыбыз Венер Галиевның кагыйдәсез сугыш буенча дөнья чемпионы исемен яулавы да күпләргә мәгълүмдер. Шуңа күрә Санкт-Петербургның  Микс-файт М1 компаниясе дәрәҗәле бәйгене оештыру урыны итеп Уфаны юкка гына сайламаган.

Сер түгел, келәмдәге күренеш үсмерләр һәм йомшак күңеллеләр өчен түгел. Типсә тимер өзәрдәй баһадирлар бер-берсен кара канга туздыра. Әлбәттә, тамашачы мондый күренешне тыныч кына карый алмый. Кайвакыт җиңелүче алыш ахырында гына уңышка ирешә. Бер генә алышның язмышын да алдан белеп булмый.

Турнирның әһәмияте чиксез зур. Күз төбенә бала башы кадәр йодрык эләгүдән аякларында чак басып торса да, ярышучы алышны дәвам итә. Самбо, каратэ, бокс, кикбоксинг, дзюдо һәм башка кырыс спорт алымнарын максатлы куллану өчен зур осталык кирәк. Көч сынашучыларның һәммәсенең мускулларына таң калырлык. Әлбәттә, гладиаторлардай көчле, алар сыман зирәк булу өчен сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирергә, көн саен күнекмәләр үткәрергә кирәк. Оештыручылар турнирның төп максатларының берсе итеп шушындый карашлы яшьләрне арттыруны билгеләгән.

“Уфа-Арена”да рингка бик күп танылган “гладиаторлар” чыгачак. Русияле Вячеслав Василевский белән джиу-джитсу буенча кара билбау яулаган бразилияле Марио Миранданың алышы аеруча кызыклы булмакчы.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»