18.10.2011 - Спорт

Суперфинал Уфада үтәчәк

Киләсе елның апрелендә Уфада 2011-2012 еллар сезонының “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының супер финалы үтәчәк. Башкортстан Хөкүмәтендә чемпионатны оештыручылар белән очрашуда әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре каралды.

14 октябрьдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина Олимпия чемпионы, лиганың почетлы президенты Сергей Белов һәм генеральный директоры Алексей Фролов белән очрашты.

— 2011-2012 еллар чемпионатында катнашу өчен республикабызда  меңнән артык укучылар командасы теркәлгән, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина. — Сайлап алу матчлары Башкортстанны Русия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итәчәк  укучыларны ачыклар, дип ышанам.

Очрашуда шулай ук апрельдә үтәчәк супер финалның төп мәсьәләләре тикшерелде. Лига җитәкчелегенә супер финал матчларын кабул итәргә әзер дүрт мәйданчык, спортчыларның яшәү һәм ял итү урыннарын күрсәттеләр.

Чемпионатны дүрт шәһәрнең командалары уены белән тантаналы ачып җибәрделәр. Киләчәктә берлектә гамәлгә ашырылырга мөмкин проектлар турында сүз барганда очрашуда катнашучылар Башкортстанда Спортның уен төрләре үзәген булдыру мәсьәләсен тикшерде. Президент Рөстәм Хәмитов февральдә әлеге лига идарәсе җитәкчелеге белән очрашканда мондый үзәк төзү мөмкинлеге каралган иде.

Сергей Белов, комплексны планлаштыру, урнаштыру һәм проектлау киләчәкне күзалларга тиеш, дип билгеләде.

— Берничә дистә спортчы гына шөгыльләнгән корпуслар төзү зур хата, — диде ул. — Комплекс күпфункцияле, кешеләрне үзенә җәлеп итүче һәм барлык таләпләргә җавап бирүче үзәк булырга тиеш.

Очрашуда шулай ук Башкортстанда балалар-үсмерләр баскетболын үстерү мәсьәләсе дә каралды.

Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»