15.10.2011 - Спорт

Старт канәгатьләнерлек түгел

“Салават Юлаев” хоккей клубы идарәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда команданың баш тренеры Сергей Михалевның отчеты тыңланды. “Юлаевчы”ларның остазы үзенең чыгышында үткән уеннарга күзәтү ясады һәм чемпионатның уңышсыз стартының төп сәбәпләрен атады. Алар — уен көннәренең уңайсыз булуы, тактик кимчелекләр, команда уены булмау, күпләп җәрәхәтләнү, беренче бишлекне тиешенчә оештыра алмау, капкачыларның йомшак уены һәм штраф минутларының күп булуы. Шулай да Сергей Михалев командада уенчыларның эшләү һәм нәтиҗәләрне яхшырту теләге булуын әйтте.

Клубның генеральный менеджеры Олег Гросс командага яңа уенчылар килү сәбәпле, психологик проблемалар булуын таныды. Ул быел  командага җиде яңа уенчы килүен билгеләп үтте. Аларга төп состав белән бергәләп уйнарга өйрәнергә кирәк.

Идарә чемпионатның стартын канәгатьләнерлек түгел, дип тану турында карар чыгарды. Тренерлар штабына һәм командага уенны яхшыртырга һәм кыска вакытта турнир таблицасында күтәрелергә тәкъдим ителде.

Утырышны идарә рәисе, “Салават Юлаев” хоккей клубы президенты, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев алып барды.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»