08.10.2011 - Спорт

Милли спорт фестивале

Октябрьскийда милли спорт төрләре буенча республика фестивале үтте. Ул Республика көненә багышланды һәм өч спорт төрендә үтте: көрәш, армспорт һәм гер күтәрү. Бәйрәмгә Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 22 команда, барлыгы 199 спортчы килде.

Көрәш карау һәрчак сабантуй бәйрәме белән күзаллана, бәйрәм рухы, спорт дәрте арта. Бу бәйгенең баш судьясы Башкортстанның көрәш буенча федерациясе вице-президенты Вәкил Ильясов булды.

— Ярыш югары дәрәҗәдә оештырылган: каршы алу, урнаштырудан алып спорт залының бизәлешенә кадәр үрнәкле. Көрәш шундый спорт төре, монда кемнең җиңеп чыгасын алдан белеп булмый. Бүген ярышка республиканың көчле спортчылары җыелды, бәйге матур булыр! — диде Вәкил Искәндәр улы.

Иң көчлеләр арасында Чакмагыш, Стәрлетамак, Уфа командаларын атады ул. Октябрьскийның да республикада, дөнья күләмендә билгеле спортчылар тәрбияләвен танымый мөмкин түгел: Ринат Еникиев, Хәлил Гарифуллин яхшы көрәшә.

Көрәш барышын игътибар белән карап утыручыларның берсе белән танышам. Сибай шәһәреннән көрәшчеләр алып килгән, милли көрәш темасына республикада бердәнбер диссертация яклаган Геннадий Полька булып чыкты ул. БДУның Сибай филиалында спорт кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Михайлович үзләрендә быел беренче тапкыр “Ирәндек батыры” республика чемпионаты үткәрелүен сөйләде. Анда спортчылар, көрәшүдән тыш, йөгерү, ату буенча да көч сынашачак. Ә бүгенге бәйгегә биш көрәшче алып килгән.

Армспорт бәйгесендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар бик актив булды. Уфадан килгән 35 яшьлек Альберт Чыңгызов моңа кадәр штанга күтәрү белән мавыккан, быел беренче тапкыр кул көрәшендә үзен сынап карамакчы. Гаиләле, ике бала әтисенең спортка вакыт җиткерүе куанычлы. “Сигез яшьлек кызым да спорт белән мавыга, йөзү түгәрәгенә йөри. Спорт минем өчен яраткан шөгыль, сәламәтлек нигезе! Спорт мастерлыгына кандидатмын, республика ярышында пауэрлифтинг буенча өченче урын яулаганым булды”,— дип уңышларын да атап китте.

Стәрлетамак кызлары Ләйсән Хәлимова белән Кристина Макеева көндәшләрен бик тиз җиңеп барды. Ләйсән Стәрлетамак физкультура институтында белем ала, өстәвенә, балаларны күнектерә икән. “13 яшьтән армспорт белән шөгыльләнәм. Спорт мастерлыгына кандидатмын, Русия ярышларында бүләкле урыннар яуладым”, — ди Ләйсән. Җиңү турында кызларның фикере уртак: “Һәр спортчы беренчелеккә дәгъва белдерә. Әгәр җиңсәң тагын да дәрт, омтылыш арта, ә җиңелгән очракта күнекмәләрне арттырырга тагын бер стимул була”.

Милли спорт төрләре фестивалендә катнашучылар да яхшы кәеф, киләчәк үсешкә этәргеч алгандыр. Октябрьский командасы кунакларны алгарак чыгарырга тырыштымы, әллә бик уңышлы көн булмадымы — бары тик өченче урын алды. Шәһәр командалары арасында Стәрлетамак  — беренче, уфалылар икенче булды. Районнардан чакмагышлыларга җитүче булмады, Бакалы районы — икенче, ә Караидел спортчылары өченче урынга чыкты.

Гүзәл ЗАКИРОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»