27.09.2011 - Спорт

Җитезләр һәм чыдамнар спорты

Марафон йөгерүчеләр яңгыр түгел, кар, хәтта таш яуса да бәйгедә катнашачагына ышансак та, һава торышының яхшыруына өмет иттек. Безгә үч иткәндәй, Уфада эч пошырып пыскаклап вак кына яңгыр сибәләде. Дүртөйлегә юл алдык. Бөре юл чатын үткәндә көн җылына, күк йөзен каплап алган кара болытлар бераз тарала башлады. Ни гаҗәп, Дүртөйлегә кергәч болытлар таралып, кояш чыкты. Район хакимияте каршындагы мәйдан тулы спортчыларның да күңеле күтәрелде. Ниһаять, ел буе көтеп алган дәрәҗәле бәйгене ачу тантанасына да вакыт җитте. Бу уңайдан сүзне кунаклар, җитәкчелек алды.

— Бездә егерме икенче тапкыр мәртәбәле бәйге оештырыла, — диде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. — Барыгызны да бәрәкәтле, ачык йөзле, хезмәт сөючән халык яшәүче җирдә кайнар сәламлим!  22 елда күпме спортчылар җиңү тәмен, җиңелү ачысы татыды, көчен сынады, спорт белән язмышын бәйләде. Әйтергә кирәк, марафон — ул югары нәтиҗәләр, кыйммәтле бүләкләр, киеренке көрәш кенә түгел. Монда иске дуслар очраша, яңалары табыла. Трассага чыгу үзеңне тагын бер тапкыр сынау, үз көчеңә ышану дигән сүз бит. Уңышлы стартлар сезгә!

Абсолют беренчелектә җиңгән Артем Петров.— Һәр елны бәйгене үзенчәлекле итеп оештырырга тырышабыз, — диде “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Ярышны үткәрүгә иҗади карап, географияне киңәйтүгә, катнашучылар санын арттырырга омтылабыз. Быелгы марафонны Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елына багышларга булдык. Ни өчен дисезме? Дүртөйле марафонында татар, башкорт, урыс, удмурт һәм башка милләт вәкилләре көч сынаша. Аларны бары тик бер максат, бер яшәү рәвеше берләштерә. Һәммәсе дә югары нәтиҗәгә, осталыгын чарларга омтыла. Бәйгедән соң призлы урын яулаучылар да, трассаны иң соңгы булып үтүчеләр дә җылы аралаша, истәлеккә фотога төшә, чын дусларга әверелә. Димәк, Дүртөйле марафоны сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларны арттырудан тыш, милләтара дуслыкны ныгытуга да зур өлеш кертә. Бәйгедә җитезләр җиңсен!

Кояш чыкса да, көн шактый салкын иде. Хакимият бинасына кердем. Ни гаҗәп, бу вакытта 70 яшьлек әби-бабайлар, тугыз яшьлек балалар майка-шортадан гына бәйгегә әзерләнде. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Ел дәвамында көн саен күнекмә үткәрсәм, мин дә ярыммарафонда булса да катнаша алыр идемме икән?

Билгеләнгән вакыт җитсә дә, һаман да старт бирелмәде.

Сәбәп оештыручыларда түгел, катнашучыларның үзләрендә булып чыкты. Удмуртия марафончылары утырган автобус соңга кала. Аларны көтәргә карар иткәннәр. Ниһаять, кунаклар да килеп җитте. Автобустан спортчылар коелып,  тиз арада теркәү кәгазьләрен тутыра башлады. Кунаклар теркәлгәч, спортчылар старт сызыгына тезелеп басты.

— Игътибар! ... биш, дүрт, өч, ике бер, старт!

Берьюлы сиксән спортчы торып йөгерде. Кемдер дистанцияне тизрәк, кемдер озаграк үтәчәк. Ничек кенә авыр булса да, барысы да финиш сызыгын кисәргә тырышачак. Спортчылар бер, ике әйләнеш ясады. Теләге булганнар юл читенә махсус урнаштырылган өстәлдән су, чәй, йөзем һәм башка җимешләр алып капты.

Үзенең яшь төркемендә җиңүче Дүртөйле егете Илдус Нуртдинов.Финиш сызыгын иң беренче булып биш чакрымга йөгерүче мәктәп укучылары кисте. Егетләр арасында беренче урынны Уфадагы 5нче спорт интернат-мәктәбендә белем алучы Самат Куртляев алды. Икенче-өченче урыннарны Антон Тимербаев (Дүртөйле районы, Әңгәсәк авылы) белән Илнар Гафаров (Семилетка поселогы) бүлеште. Кызлар арасында призлы урыннарны Ольга Шамеева, Кристина Капеева (икесе дә Әнгәсәк авылыннан) һәм Светлана Утепова (Дүртөйле шәһәренең 1нче мәктәбе) яулады. Самат фикерләре белән уртаклашты.

— Унөч яшьтән даими рәвештә биатлон белән шөгыльләнәм. Күптән түгел Уфада үткән Бөтенрусия бәйгесендә бронза медальгә лаек булдым. “Кызыл таң” оештырган марафон турында ишеткәч, катнашасым килде. Бу хакта тренерыма хәбәр иттем. “Катнаш, Самат! Биш чакрым араны үтү сиңа яхшы күнекмә генә булачак”, — диде остазым. Көн саен өч-дүрт сәгать күнекмә ясаганга әллә ни авыр булмады. Беренче борылыштан соң алга омтылып, беркемне дә алга чыгармадым. Үзем дә шушы як егете булуым да ярдәм иткәндер. Илеш районының Карабаш авылыннан мин. Бәйгедә беренче тапкыр катнашуым уңышлы булды. Бәлки киләчәктә ярыммарафонда, марафонда көчемне сынармын. Монысын вакыт күрсәтер, — диде ул.

Финиш сызыгын бер-бер артлы ярыммарафончылар да кисә башлады. Чемпион белән сөйләштем.

— Удмуртиянең Каракүл районы Каракүл авылы егете мин, — диде 28 яшьлек Павел Наговицын. — Иң элек бәйгене оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Без килеп җиткәнче ярышка старт бирмәгәннәре өчен. Сәгать төнге дүрттә юлга чыктык. Кама ярына килеп җиткәндә генә, паром кузгалып китте. Чак кына өлгерә алмый калдык. Бер сәгать паром килгәнен көттек. Соңга калган өчен янә бер кат гафу үтенәм! Уникенче ел марафон белән шөгыльләнәм. Мәскәү, Ижевск шәһәрләрендә үткән ярышларда призлы урыннар алганым булды. “Кызыл таң” марафоны турында күптән ишетеп белсәм дә, беренче тапкыр гына катнаштым. Спорт мастеры булсам да, җиде кат тир түгәргә туры килде. Өч тапкыр алга омтылып карадым. Якташыгыз Азат Әхмәтдинов һич калышырга теләмәде. Финишка 2,5 чакрым калганда гына уздым. Бу — бәйгенең югары дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч.

Өченче урынны Октябрьский шәһәре егете Алексей Ахьянов алды. Хатын-кызлар арасында ярыммарафонда призлы урыннарны Галина Саламатова (Ижевск), Нина Печерская (Ижевск) һәм Елена Емельянова (Бакалы) бүлеште.

Сәгать дүрттә финиш сызыгын беренче марафончы кисте. Кем ул? XXII Дүртөйле марафонының җиңүчесе кем?

— Сарапул электр-генератор заводында эшлим, — диде 25 яшьлек Артем Петров. — Спорт белән унынчы ел үзаллы шөгыльләнәм. Тренерым юк. Башкортстанга икенче тапкыр киләм. 2006 елда ярыммарафонда призлы урын яуладым. Биш ел үткәч, тәҗрибә туплап, янә бәхетемне сынарга килдем. Бу юлы уңыш миңа елмайды. Бүген сынатмас өчен җитди әзерләндем. Эштән соң көн саен күнекмә үткәрәм. Эт булып арысам да, спортка хәл дә, вакыт та табам. Аның каравы, сәламәтлегемә зарланмыйм. Барлык марафончылар исеменнән бәйгене оештыручыларга, безгә көч-дәрт бирүче дүртөйлелеләргә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Артем Петров 42 чакрымны 2 сәгать 47 минут 53 секундта йөгереп үтте. Димәк, җиңүче сәгатенә 15 чакрым юл үткән дигән сүз. Кайсы завод эшчесе мондый нәтиҗә күрсәтә ала? Эшче түгел, күп кенә спортчылар да мондый тизлеккә ирешә алмый.

Игорь Федоров (Бәләбәй) — икенче, Алексей Веретенников (Ават) өченче урын алды. Дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарны Динар Нуриев, Артур Әхмәдиев (икесе дә Уфадан) һәм Николай Саламатов (Ижевск) бүлеште. Хатын-кызлар арасында иң югары нәтиҗәләрне Ольга Веретенникова (Удмуртия), Людмила Морозова (Уфа), Валентина Морозова, Олеся Шкляева һәм Любовь Костенкова (өчесе дә Ижевск шәһәреннән) күрсәтте. “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә 83 яшьлек Әнис Вәлиев (Уфа) тәбрикләнде. “Иң яшь катнашучы” номинациясендә 6 яшьлек Валерий Закирҗанов (Дүртөйле) бүләкләнде.

Мәктәп укучылары арасында оештырылган бәйгедә Самат Куртляевка тиңнәр булмады.XXII Дүртөйле марафонында Дүртөйле, Ижевск, Сарапул, Уфа, Баймак, Бәләбәй, Октябрьский, Яңавыл, Мәскәү шәһәрләреннән, Ярмәкәй, Бакалы һәм башка районнардан 80 спортчы катнашты. Киң колач белән үткән бәйгенең әһәмияте чиксез зур. Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана, наркомания, алкоголизм профилактикалана һ.б. Гадәттә, бу сүзләр башка бәйгеләргә дә кагыла. Ә бу ярышның үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Сер түгел, марафонны, хәтта ярыммарафонны теләсә кем йөгерә алмый. 42, 21 чакрым араны бертуктаусыз йөгереп үтү өчен еллар буе күнекмә үткәрү, чыдамлык һәм корычтай ихтыяр көче таләп ителә. Салкынча көнне яланөс шундый араны үтүчеләр күпләргә үрнәк күрсәтте. Катнашучылар арасында 60-76 яшьлек өлкәннәр булуын да билгеләп үтү мөһим. Сыра яратучы кайбер яшьләр аларга тиңләшә алыр иде микән? Әлбәттә, юк! Бәйге бүгеннән хәл итүне сораучы кайбер мәсьәләләрне дә ачыклады. Җиңүчеләр арасында Удмуртия йөгерүчеләре күп булуы уйлануга этәрә. Башкортстанның танылган марафончылары бәйгедә катнашмадымы әллә? Чемпионнар тәрбияләрдәй үз традицияләребез, үз мәктәпләребез юкмы? Әллә җиңел атлетиканы үстерүгә бүленгән акча кемнәрнеңдер кесәсенә керәме? Әллә... Гаеплеләрне ачыклау өчен зур акыл таләп ителми. Призлы урын алучылар арасында “Ижевск, Сарапул, Каракүл” дигән сүзләр еш ишетелүе генә бераз күңелне кырды. Үземне Удмуртиядәге бәйгедә сыман хис иттем. Гадәттә бәйгедә хуҗалар җиңә. Әйтик, Ванкувер Олимпиадасында гомум зачетта — Канада, Пекинныкында — Кытай җиңде. Без дә Дүртөйле марафонында хуҗаларча, ышанычлы чыгыш ясарга тиеш идек. Бу максатка ирешү өчен, спортчыларны әзерләү рәвешен үзгәртергәме, әллә шартларны яхшыртыргамы? Алай дисәң, бәйге җиңүчесе завод эшчесе генә. Димәк, эшне марафонда катнашырга теләүчеләрне арттырудан башларга кирәк. Ничек кенә булса да, янә бер елдан соң “Кызыл таң” призына оештырылган XXIII Дүртөйле марафонында җиңүчеләр арасында якташларны күбрәк күрәсе килә. Башкортстан спорт дөньясында тоткан югары урынына бер бәйгедә дә тап төшерергә тиеш түгел. 

Айдар ЗӘКИЕВ.

Дүртөйле районы.

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»