23.09.2011 - Спорт

Рәттән икенче җиңелү

Континенталь хоккей лигасында “Салават Юлаев” Новосибирскида урындагы “Сибирь” командасы белән очрашты. Узган елда плей-офта юлаевчылар иң элек шушы команданы откан иде.

Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. “Салават Юлаев” уенчылары бозда дүртәү генә калгач, “Сибирь” исәпне 1:0 ясады. Тугызынчы минутта уфалылар да хуҗаларның кагыйдә бозуыннан оста файдаланды һәм исәп 1:1гә әйләнде.

Икенче чор башында “Сибирь” янә алга чыкты. Юлаевчылар мондый нәтиҗә белән килешергә теләмәде һәм каршы як капкага омтылды. Алар матчта беренче тапкыр алга чыкса да, өстенлеген тагын да ныгыта алмады. Өченче чор 4:3 исәбе белән тәмамланды. Җиңүче өстәмә вакытта да ачыкланмады. Буллитлар сериясе “Сибирь”гә 5:4 исәбе белән җиңү китерде.

“Салават Юлаев” рәттән икенче матчта отылды. Ике уенда юлаевчылар капкасына тугыз шайба керде. Сезонның башы гына булса да, команда тренерларына уйланырга урын бар.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»