21.09.2011 - Спорт

Дүртөйле марафонында кем җиңәр?

24 сентябрьдә “Кызыл таң” гәзите призына XXII Дүртөйле җиңел атлетика марафоны оештырылачак. Башкортстан Республикасында милләтара татулыкны ныгыту елына багышланган бәйгедә кемнәр көчен сыный ала? Ярышта катнашу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

Марафон йөгерүе төрле яшь төркемнәрендә үтә. 19-65 яшьләрдәге  һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар көчен сыный алачак. Ярыммарафонда 18-60 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр стартка чыгар. Мәктәп укучылары 5-10 чакрымда ярышачак. Маршрут Дүртөйле урамнары буенча үтәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. 42 чакрым 195 метр дистанциядә абсолют беренчелектә 1-6нчы урыннар алучылар “Кызыл таң”  гәзитенең һәм бәйге спонсорларының кыйммәтле призларына, дипломнарына лаек булачак. 21,1 чакрым дистанциядә абсолют беренчелектә 1-3нче урыннар яулаучылар билгеләнәчәк. Һәр яшь төркемендә  җиңүчеләр ачыкланыр. “Иң яшь катнашучы”, “Иң өлкән катнашучы”, “Җиңүгә ихтыяр көче өчен” номинацияләрендә билгеләнүчеләргә дә истәлекле призлар тапшырылачак. Команда беренчелегендә дә иң яхшылар ачыкланачак.

Игътибар! 42 чакрым 195 метр дистанциясендә бары тик 21 яше тулганнар һәм аннан да өлкәнрәкләр катнаша ала.

Мәртәбәле ярышта катнашырга теләүчеләр Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41нче йорт адресы буенча, яки районның спорт комитетына 8-34787-219-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Катнашучылар 24 сентябрьдә Дүртөйле районы хакимияте бинасы янында 9.00 — 10.30 сәгать араларында теркәләчәк.

Марафон җитез спортчыларны ачыклау, катнашучыларның һөнәри осталыгын арттыру, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, наркоманияне, алкоголизмны һәм тәмәке тартуны профилактикалау, җиңел атлетиканың абруен арттыру максаты белән оештырыла. Күркәм традициягә әверелгән бәйгене республиканың төрле шәһәр һәм районнарында, ил төбәкләрендә яшәүче спортчылар ел саен көтеп ала. Агымдагы елда уңыш кемгә елмаер? Кемнәр җитезрәк һәм чыдамрак булып чыгар? Бәйгедә катнашырга һәм призлы урыннар яуларга ашыгыгыз!

Оештыру комитеты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»