07.09.2011 - Спорт

Эстафетаны Уфа кабул итте

31 августта Казаннан Халыкара  студентлар спорты федерациясе һәм 2013  елда үтәчәк XXVII  Бөтендөнья  җәйге универсиадасының флагы Русия шәһәрләре буйлап  эстафетага чыкты. 5 сентябрьдә “Универсиада синең шәһәреңдә!” дигән поезд Уфага килде.

Салават Юлаев мәйданында бу уңайдан “Тынычлык өчен тавыш бирәбез!” һәм “Ачык хат-2013”  яшьләр акцияләре үтте. Анда Русиянең 2013 елда универсиадада катнашачак яшьләр җыелма командасына  мөрәҗәгатьнамә әзерләделәр. Теләге булган һәркем стендка үз теләкләрен һәм “тынычлык өчен” дигән сүзләрне яза алды. Бу мәйданда шулай ук универсиада логотипына охшатып эшләнгән  чәчәкләр түтәле дә булдырылды.

Уфага универсиада флагы эстафетасын тапшыру кысаларында Башкортстан дәүләт университеты һәм “Казан-2013” башкарма дирекциясе арасында  хезмәттәшлек турында килешүгә универсиада дирекциясенең генеральный директоры урынбасары Игорь Сивов һәм БДУ ректоры Әхәт Мостафин кул куйдылар. Бу чарада шулай ук “Казан-2013” башкарма дирекциясе җитәкчесе Лариса Сулима, Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы рәисе Светлана Пронина, студентлар арасында бокс буенча дөнья һәм Европа чемпионы, Татарстанның Азнакай районында туып үскән Нияз Фәйзуллин, йөзү буенча дөнья чемпионы Жанна Зеркина, парашют спорты буенча  дөнья чемпионы Алексей Буренин  катнашты.

Александр Никерин универсиада флагы эстафетасын оештыручыларга   рәхмәт белдерде.

— Башкортстан яшьләре 2013 елда үтәчәк зур бәйрәмгә актив әзерләнә. Казандагы универсиада югары дәрәҗәдә үтәренә ышанам. Универсиада флагы эстафетасы спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүнең  нәтиҗәле ысулы булып тора.

Башкортстан җыелма командасының 65 проценты студентлар. Казандагы үзенчәлекле спорт инфраструктурасына тиңнәр дөньяда юктыр. Безнең максатыбыз — гамәлдәге спорт инфраструктурасын модернизацияләү. Әлеге көндә республикада 37 спорт объекты төзелә. Аларның бер өлеше вузлар карамагына тапшырылачак. 2013 елда Уфада Кышкы халыкара балалар уеннары үтәчәк. Анда 35 ил вәкилләре катнашачак, — диде министр.

Игорь Сивов, 2013 елгы уеннар уңаеннан төзелгән 18 спорт объекты Татарстан вузларына тапшырылачак, дип  белдерде.

— Уеннар 12 көн дәвам итәчәк. Аңардан соң Русиягә, аеруча студентларга уникаль мирас калачак. Безнең бурычыбыз — бу чарага җентекле әзерләнү һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрү. Безне Кытай белән чагыштырачаклар. Бездә үткәрелгән универсиада башкалардан аерылып торачак. Аның төп күрсәткече — Русия халыкларына хас булган киңкүңеллелек, кунакчыллык. Универсиада флагы эстафетасын оештыру нәтиҗәсендә  бу уеннар Русия яшьләренең идеологик  нигезенә әйләнә, — диде ул.

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелгач, Башкортстан дәүләт университеты ректорына “Универсиада вузы”  исеме бирелү турында сертификат тапшырылды. Әхәт Мостафин Казан кунакларына уеннарны үткәрүдә  уңышлар теләде. Без 2013 елгы уеннарга  спортчыларны, волонтерларны әзерләүдә булышлык итәргә әзербез, дип билгеләде ректор.

Халыкара студентлар спорты федерациясе флагын кабул итүгә багышланган чаралар “Динамо” стадионында дәвам итте. Анда  яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган спартакиадада катнашучы, башкалабызның әйдәүче  вузларының 4 мең студенты җыелган иде. Универсиада флагын Уфага тапшыру тантанасы башланыр алдыннан “Динамо” стадионына вузларның байрак йөртүчеләре, студентларның халык музыка һәм бию коллективлары чыкты. “Казан-2013” делегациясен  тамашачылар алкышлар белән каршы алды.

Бу чара спорт-аэробика  күнегүләре, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә  тәрбияләнүчеләрнең  художестволы һәм спорт гимнастикасы, аэробика буенча чыгышлары  белән дәвам итте. Стадионга шулай ук 2013 елгы универсиаданың флагы да чыгарылды. 2011 елда Кытайның Шеньчжен шәһәрендә үткән җәйге универсиадада җиңгән Уфа студентларына Александр Никерин бүләкләр тапшырды. Ул республика Президенты  Рөстәм Хәмитовның һәм Русия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутконың  котлау сүзләрен җиткерде. Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм  спорт  министрлыгының  Рәхмәт хаты 2011 елгы универсиада чемпионы, авыр атлет Ринат Кирәевка, йөзүче Антон Панчевка һәм йөгерүче Әлфия Хәсәновага тапшырылды.

Универсиада флагын Уфага тапшыру тантанасында  Игорь Сивов,  Александр Никерин, Татарстанның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Ринат Кирәев катнашты. Казан кунаклары Ринат Кирәевны  2013 елгы универсиада  илчесе итеп багышлады. Игорь Сивов һәм Хәлил Шәйхетдинов “Казан-2013” башкарма дирекциясенең ышаныч  грамотасын һәм универсиада флагын Башкортстан вәкилләренә тапшырды.

Тантананы  Башкортстан һәм Татарстанның иҗади  коллективлары дәвам итте.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»