06.09.2011 - Спорт

Bravo, Вальтер! Алга, Рәмзил!

Башкортстанда халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру күркәм традициягә әверелде. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты, биатлон буенча Европаның ачык чемпионаты, волейбол буенча дөнья кубогы, хоккей буенча Русия һәм Канада үсмерләре арасындагы матчлар сериясе һәм башка ярышлар Башкортстанның спорт елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Үткән ялларда республикада тагын бер халыкара бәйге оештырылды: “Акбузат” ипподромында яшь җайдакларның XXVI Европа чемпионаты үтте. Уфага бәйгедә катнашу өчен 12 илдән 25 яшькәчә спортчылар җыелды.

— Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, спортчылар, уфалылар! — диде бәйгене ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов. — Һәммәгезне дә ихлас сәламлим! Бәрәкәтле Башкортстан җирендә шундый дәрәҗәле бәйге үтү — безнең өчен истәлекле вакыйга. Мөгаен, Уфа мондый хөрмәткә очраклы гына лаек булмагандыр. Беренчедән, безнең республика елкычылык тармагына элек-электән зур игътибар бүлә. Икенчедән, республикада мондый бәйгеләрне оештыру өчен бөтен шартлар бар. Өченчедән, без елкычылыкны үстерүне дәвам итәбез һәм атлар саны буенча Русиядә икенче урынны билибез. Бүген ипподромда бер генә буш урын да булмавы аеруча куанычлы. Барыгызны да ихлас тәбриклим! Яхшы нәтиҗәләр, күтәренке кәеф телим. Шушы көннәрне Уфада, республикада күңелле һәм фәһемле үткәрегез!

Әйткәндәй, Европаның яшь җайдаклар чемпионаты 1986 елдан оештырыла. Моңа кадәр бәйге Франция, Финляндия, Швеция, Бельгия, Испания, Германия, Италия, Норвегия, Мальта, Голландиядә һәм ике тапкыр Мәскәүдә үткән. Ил җайдаклары бәйгедә көчен 2006 елдан гына сыный башлаган. 2008 елда Михаил Бакилин (Пермь) җиңүгә ирешкән.

Мондый дәрәҗәдәге бәйге ни өчен “Акбузат”та оештырыла соң? Бу сорауга җавап гади. 1989 елда нигез салынган ипподром 2007 елда төзекләндерелде һәм бүген Русиядә иң яхшылардан санала. Юртаклар өчен 20 метр  киңлектәге 1000 метрлы юлда бәйгеләр ел дәвамында үтә. 1200 метрлы юл чаптар атларга тәгаенләнгән. 180 урынлы ат абзары, заманча манеж да бөтен уңайлыклар белән төзелгән. Ипподромда моңа кадәр елкычыларның Бөтенрусия бәйгеләре, Орлов юртагы фестивале, “Русия яшьләре” фестивале, Кара һәм Урта диңгезләр буе дәүләтләренең халыкара чемпионаты финалы, Финляндия җайдаклары белән иптәшләрчә очрашулар югары дәрәҗәдә үтте.

Ярышның үзенчәлекле якларына килгәндә, һәр яшь җайдак 1600 метр араны дүрт тапкыр төрле атларда үтте. Бер дистанциядә беренче килгән спортчы арытаба иң соңгы килгән атка атланып чапты. Тәҗрибәле җайдак иярләгән аты белән аңлаша белергә тиеш. Чемпионатта катнашучыларга камчы кулланырга рөхсәт ителмәве җайдакларның шушы сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән.

Тантаналы чаралардан соң бәйге старт алды. Беренче дистанциядә финиш сызыгын беренче булып “Ноу Тэнк Ю” кушаматлы айгырда Италия җайдагы Вальтер Тонези кисте. Скиф айгырына атланган фин Ханни Торвинен икенче килде. Башкортстан егете Рәмзил Таймасов белән Жессе Дэниель Тер Борг (Голландия) та югары нәтиҗә күрсәттеләр. Арытаба скиф айгырын иярләгән Норвегия җайдагы Оле Йохан Остре беренче килде. Русия данын яклаучы Людмила Любимова икенче урын белән канәгатьләнде. Нәтиҗәдә, яшь җайдаклар чемпионатында Вальтер Тонези җиңде. Икенче урынны Оле Йохан Остре яулады.

— Ачык йөзле, тормыш сөючән халык яшәүче Башкортстанга беренче тапкыр килүем уңышлы булды, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты Вальтер Тонези. — Әлбәттә, беренче урын алу өчен бөтен осталыгымны, тәҗрибәмне эшкә җиктем. Мин атланган атлар — җитез, трибунаны шыплап тутырган халык шат күңелле булып чыкты. Нәтиҗәдә, уңыш миңа елмайды. Уфа гүзәллеге, архитектурасы, истәлекле урыннары белән Европаның бер генә шәһәреннән дә калышмый. Очрагы туры килсә, башкалагызга янә киләчәкмен әле.

— Норвегия биатлончысы Оле Эйнар Бьорндален дөньяга киң билгеле,  — дип фикере белән уртаклашты Оле Йохан Остре. — Безнең илдә балалар, шулай әйтергә яраса, дөньяга чаңгы киеп туа, — тәпи йөри башлаучылар чаңгыга баса. Күрүегезчә, туган ягымда, кышкы спорт төрләреннән тыш, ат спорты да ярыйсы гына үсешкән. Мәртәбәле бәйгедә җиңү пьедесталына менә алуым шул хакта сөйли. Башкортстан кырыс табигате, биек таулары, чисталыгы белән туган ягыма охшаган. Мөгаен шуңа, миңа биредәге шартларга күнегү авыр булмады.

Башкортстанга бәйгене оештыру өчен дәрәҗәле кунаклар — Европа юртаклар берлегенең (УЕТ) техник директоры Петер Трузла (Австрия) белән шул ук берлек секретаре Изабель Декостанзи (Франция) килгәннәр иде. Ярышка йомгак ясалгач, Петер Трузла түбәндәгене бәян итте:

— Бәйгене ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзе катнашты. Бу нәрсә турында сөйли? Байтак илләрдә ярышлар оештырырга туры килә. Чемпионатка урындагы җитәкчелекнең мондый игътибарын беренче тапкыр күрәм. Оештыру дәрәҗәсе дә бик югары. Чемпионатның ат спортына мондый игътибар, ихтирам булган җирдә үтүе аеруча куанычлы, — диде ул.

Уфада үткән бәйгенең әһәмияте зур. Анда Австрия, Бельгия, Чехия, Финляндия, Франция, Германия, Италия, Голландия, Норвегия, Испания һәм Швеция спортчылары катнашканын онытырга ярамый. Европа җайдаклары Башкортстан халкының спортны, туган ягын, кунакларны ихтирам итүен күрде. Димәк, безне чит җирдә белүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр тагын да артты.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»