27.08.2014 - Спорт

“Безнең кызлар да сынатмый!”

Соңгы өч елда Благовар районында мәктәп укучылары арасында бокска игътибарның кискен артуы күзәтелә. Районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков әйтүенчә, моңа алшартлар элек тә була, чөнки сәләтле балалар түгәрәкләрдә даими рәвештә осталыгын ныгыта. Бу юнәлештә күтәрелеш исә районның мәктәп спортына танылган боксчы, утыз еллап элек үк СССР спорт мастеры дәрәҗәсен алган Марат Исхаков килүе белән бәйле. Озак еллар Үзбәкстанда яшәгән Марат Әхмәт улы нәсел тамырлары баш алган Сынны авылына күченеп кайта.

Балалар спорт мәктәбенә тренер итеп билгеләнү белән ул эшне киң колач белән җәелдерә, сәләтле спортчылардан берничә төркем туплый. Бай тәҗрибә, үз хезмәтенә бирел­гәнлек тиз арада нәтиҗәсен дә бирә, әлбәттә. Бокс белән шө­гыльләнергә теләүче балалар арта, аерым мәк­тәпләрдә укучылар секциягә сыйныфлары белән языла. Заманча алымнарга нигезләнгән күнекмәләрдә спортчылар осталыгын шомарта. Болар барысы да район, республика күләмендәге спорт ярышларында Благоварның яшь боксчылары яулаган призлы урыннарда чагылыш таба.
Мәгариф өлкәсендә оптималь­ләштерү сәясәте Благовар төбәгендә дә аерым мәктәпләргә ябылу куркынычы белән янады. Әмма иң катлаулы хәлдән дә чыгу юлы бар. Балалар-үсмерләр мәктәбе җитәкчесе Илгиз Халиков тырышлыгы белән район үзәгенә якын гына урнашкан Топорино авылындагы башлангыч мәктәп боксчыларга бирелде. Биредә секциядә шөгыльләнүчеләргә яхшы шартлар тудырылды, район хакимияте, республика дәрәҗәсендә киң билгеле иганәчеләрнең матди ярдәме белән спорт инвентаре, җиһазлар алынды.
— Спортның аерым бер төрен, бу очракта, боксны үстерү юнәлешендә бу үзе бер зур казаныш, — ди Илгиз Әлтаф улы. — Боксчыларга заманча инфраструктурасы белән тоташ бер мәктәп бирелде бит. Шуңа да без алардан анык нәтиҗәләр таләп итәргә дә хаклыбыз, дип уйлыйм.
Әйткәндәй, алар озак көттермәде. Май аенда Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәрендә яшь боксчыларның дә­рәҗәле турниры үтте, анда Башкортстан данын, нигездә, Благовар боксчылары яклады. Барча авырлык категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, чемпион исемнәрен һәм призлы урыннарның күпчелеген тренер Исхаков тәрбияләнүчеләре яулады.
— Авыл районындагы спорт мәктәбенең шулай нәтиҗәле чыгыш ясавына көндәшләребез дә аптырады, — ди бу уңайдан Марат Исхаков. — Чынлап та, безнең боксчыларның мөмкинлекләре зурдан, хәзер исә безгә, ярышларда күбрәк һәм ешрак катнашып, бу өлкәдә тәҗрибә тупларга кирәк. Моннан тыш, ярышлар спортчыга дәрәҗә дә китерә бит әле. Илмир Садыйков һәм Илнур Сә­гадиев, мәсәлән, спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булдылар, разрядлы боксчылар бездә дистәдән артык. Тәҗрибәле спортчылардан Ирина Евстифеевага зур өметләр баглыйбыз, хәзер ул Уфага күчте, әмма спортка үзен Топорино мәктәбе чыгарганын онытмый.
Районның бокс түгәрәгендә 60 бала шөгыльләнә, алар арасында кызлар да күп кенә. Күнекмәләр җәйге каникул чорында да дәвам итә. Мондый мөмкинлек быел республика Мәгариф министрлыгы тарафыннан тудырылды. Благовар районының “Кояшкай” балалар савыктыру лагеренда дүртенче, соңгы смена спортчыларга бирелде.
— Районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бокс буенча республикада әйдәүче санала, — ди бокс буенча хатын-кызлар республика җыелма командасының өлкән тренеры Андрей Ветюгов. — Монда өйрәнерлек бай тәҗрибә бар, өметле яшьләр үсеп килә. Көзге чорда бокс буенча республика чемпионаты көтелә. Аңа әзерлекне быел Благовар лагеренда үткәрергә булдык, бу җәһәттән район хакимиятендә, мәгариф бүлегендә яклау таптык, моның өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.
Яшь боксчылар җыенында барлыгы 41 бала катнаша, шуларның 15е — Благовар районыннан. Тагын Октябрьский, Бәләбәй, Туймазы, Уфадан спортчылар бар. Тәҗрибә алмашу максатында Ырынбур өлкәсеннән дә боксчылар чакырылган. Билгеле спортчы Анастасия Забегалина, мәсәлән, тренерлар белән бергә рингта яшьтәшләрен бокс осталыгы серләренә төшендерә. Октябрьскийдан Елена Токарева, Туймазыдан Гүзәл Шәфыйкова спортчылар җы­енының нәтиҗәле үтүен билгеләде. Алар фикеренә иң яшь боксчылар, агалы-энеле Илназ һәм Илнар Вәл­мө­хәм­мәтовлар да кушыла.
Спортчылар лагерь режимы буенча яшәсә дә, махсус программа буенча шөгыльләнә, көненә өч тапкыр күнекмәләр үтә. Ял лагеренда спортчылар сменасы 28 августта тә­мам­лана.


Фәнүр Гыйльманов. 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»