20.08.2014 - Спорт

Теләк булса, беләк карышмый!

Атна буе яңгыр яуды, көннәр салкынча торды, ә бу көн, әйтерсең, заказ буенча табигатьтән бүләккә бирелгән. Табигать тә аңлыйдыр, күрәсең, бәйрәмнең мөһимлеген. 9 август иртәсендә кояш, болытлардан арынып, җылысын юмарт өләште. Стәрлебаш авылының чаңгы базасы территориясендә Физкультурачылар көненә багышланган чара узды. Бәйрәм спортка битараф булмаучыларны берләштерде. Әлбәттә, бу исемлеккә спортчылар гына түгел, ә аларны тәрбияләүче тренерлар, укытучылар, тармак ветераннары, көярмәннәр дә керә. Ярышларда төрле яшьтәгеләр (мәктәп укучылары, пенсионерлар) катнашты — команда чыгышлары да, аерым ярышучылар да булды. Һәркем чәй табыны артында ял итә, тәмле ризыклар белән сыйлана алды. Спорт ветераннарын да чара ахырында чәй табыны көтте. Моны эшкуарлар Айрат Фархшатов, Рөстәм Бурангулов, Ринат Хөсәенов кайгырткан. 

Чарага җыелучыларны хакимият башлыгы исе­мен­нән аның урынбасары Альбина Суфиянова тәб­рикләде, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе укытучысы, көрәш буенча тренер И. Моратовка Рәхмәт хаты тапшырды.
Ел дәвамында узган район ярышларына да бу көнне йомгаклар ясалды. Район­ның спорт комитеты оеш­маларның, авылларның, мәктәпләрнең спорт командаларына; спорт ветераннарына, физкультура укытучыларына, район һәм республика ярышларында җиңүләр яулаган спортчыларга Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннары спорт ярышлары — 100, 1000 метрга йөгерү, урыннан сикерү, дартс (мишеньгә кыска сөңге бәрү), “Әти, әни, мин — спорт сөюче гаилә” эстафетасы, волейбол һәм баскетбол буенча команда эстафетасы, мини-футбол буенча район чемпионатының финалы узды. Алда әйткәнчә, яшь буенча чикләүләр юк иде.
Менә 100 метр араны кечкенә малай йөгереп узды. “Сиңа ничә яшь соң әле?” — дип каршы алдылар аны финиш сызыгында. Яшь спортчы күп сөйләшеп тормый — дүрт бармагын күрсәтә.
Яшьләрнең казанышларын районның абруйлы спорт ветераннары күзәтте. Алар арасында — 76 яшьлек Валерий Мәҗи­тов. Валерий Кадыйр улы үз вакытында “Кызыл таң” кубогына үткәрелгән ярышларда дүрт тапкыр җиңү яулаган кеше.
— Балачактан чаңгы спорты белән шөгыльләнәм, — ди ул. — Беренче тапкыр 1956 елда Бәләбәйдә Башкортстан беренчелегенә чыгыш ясадым. 1973 елда команда белән профсоюзлар кроссында җиңдек. Русия беренчелегендә дә катнаштык. Әле дә спорт белән дус. Быел Сыктывкарда йөгереп, җиңүчедән нибары 0,3 секундка калышып, көмеш медаль алдым.
Менә шундый актив, яшьләргә үрнәкле кеше ул — Русиянең 7 тапкыр призеры һәм җыелма командасы әгъзасы, күп тапкыр Уфа марафонында, башка ярышларда җиңү яулаучы спортчы Валерий Мәҗитов.
Ветераннарның җитди күзәтүе астында ярышлар көн дәвамында барды. Нәтиҗәдә, волейболда җиде команда арасыннан беренчелекне — Бакый, икенче урынны Бузат авылы командалары яулады, өченче урын исә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасына бирелде.
Баскетбол ярышында мәктәп укучылары көч сынашты. Биредә егетләр арасында барлык призлы урыннарны район үзәге спортчылары алды, ә кызлар арасында Тәтер-Арслан командасы җиңүгә иреште, икенче урында — Куганакбаш, өченче урында Стәрлебаш командалары булды.
Мини-футболда Стәр­лебаш командасы җиңде, Бузат һәм Кабакуш командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Бар­­­лык җиңүчеләр дә кубоклар, Почет грамоталары, логотиплы футболкалар белән бүләкләнде.


Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»