02.08.2014 - Спорт

Зур футбол – мөмкинлекләр дә, җаваплылык та!

“Уфа” клубы үз тарихында беренче тапкыр Премьер-лигада чыгыш ясый.

Кичә Русиядә футбол буенча чемпионат старт алды. Мәгълүм булуынча, быел “Уфа” футбол клубы Премьер-лигада чыгыш ясый. Безнең команда мондый дәрәҗәле бәйгедә үз тарихында беренче тапкыр көчен сыный. Беренче рәсми матчны 3 августта үткәрәчәк. Якташларыбыз чит мәйданда “Кубань” (Краснодар) белән очраша. Уфаның “Динамо” стадионында Премьер-лига кысасында беренче матч 13 августта үтеп, “Уфа” “Динамо”(Мәскәү) командасын кабул итәчәк. Безнең команданы нинди сынаулар көтә? Зур футбол республикага нинди яңа мөмкинлекләр ача? Бәйге Уфаның тыныч тормышын бозмасмы? Түбәндә сүз шул хакта.

Премьер-лигага чыгу зур вакыйга булса да, шатланырга иртәрәк. Чөнки лигада үз урыныңны саклап калу да җиңел түгел. “Уфа” шушы максатына ирешә алырмы? Бу хакта фаразлау авыр. Чөнки көрәш киеренке булачак. Башка командалар мөһим сынауны уңышлы үттеме? “Рубин” (Казан) күпләр өчен үрнәк була ала. Команда 2003 елда Премьер-лигага чыкты. Беренче уенда 0:4 исәбе белән ЦСКА (Мәскәү) командасыннан отылса да, шуннан соң тотрыклы уен күрсәтте. Ун матч дәва­мында отылмады. Сезон нәтиҗәләре буенча бронза медальләр яулады
 

Ахыры ПДФ-версияда 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»