Җиңү пьедесталында – Бакалы вәкилләре

Югары Яркәйдә волейбол буенча Фәрит Мәрвәров призына бәйге оештырылды. Анда хуҗалардан тыш Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Дүртөйле, Туймазы шәһәрләреннән, Чакмагыш, Бакалы, Шаран, Кушнаренко, Татарстанның Актаныш районнарыннан командалар катнашты.
Мәктәп укучылары арасында көрәш аеруча киеренке барды. Бакалы егетләренә тиңнәр булмады. Җиңү пьедесталының икенче-өченче баскычларына Чакмагыш белән Илеш волейболчылары күтәрелде. Хатын-кызлар командалары арасында хуҗалар җиңде. Икенче-өченче урыннарда — Чакмагыш белән Дүртөйле вәкилләре.
Ир-егетләр командалары арасында да бакалы вәкилләре отты. Икенче урында — нефтекамалылар. Уфаның Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе спортчылары бронза медальләргә лаек булды.
Ярышның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Һәвәскәр волейболчылар киләсе елда да Илеш җирендә очрашачак.
Илфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”