05.07.2014 - Спорт

Безгә мондый хоккей кирәкме?

Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннарында быел “Салават Юлаев” командасы бронза медальләр белән чикләнде. Лиганың иң бай командаларының берсе саналучы “Салават Юлаев”ның сезон йомгаклары канәгатьләнерлекме?

Килешергә кирәк, “Салават Юлаев” сезонны сүлпән башлады. Уфалылар чит бозда 3:2 исәбе белән “Торпедо” (Түбән Новгород) командасын отты. Шуннан соң бер-бер артлы “Ак Барс” (Казан), “Динамо” (Мәскәү) командаларыннан отылды. Гадәттә, юлаевчылар сезон башында җиңелү түгел, көндәшләрен зур исәп белән тар-мар итә иде. Үткән сезонда бу күренешнең киресе күзәтелде. Мул бюджеты, тәҗрибәле тренеры, зур аренасы булган командага тотрыклы уен күрсәтү өчен нидер җитмәде. Яңа ел алдыннан юлаевчылар 2:4 исәбе белән — “Локомотив” (Ярославль), 3:5 исәбе белән — “Северсталь” (Череповец) командаларыннан отылды. Команда таркаулыгы күңелне кырды.

Гадәттә, бер командага да даими чемпионатта җиңү бурычы куелмый. Иң мөһиме — плей-оффка чыгу. Сезон дәвамында уенчылар, команда сынала. Тренер дәрәҗәле “кәртләрен” хәлиткеч алышларда гына ача. Хәтерегездә булса, мондый алымны “Ак Барс” оста куллана иде. “Салават Юлаев” та яңа елдан соң “уянды”. Юлаевчылар матч саен ихтыяр көче күрсәтеп, плей-оффка чыкты.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»