25.06.2014 - Спорт

“Волейбол уйнау өчен озын буй мотлак түгел”

Олимпия уеннарында, Европа, дөнья күләмендә үткән бәйгеләрдә югары казанышларга ирешкән спортчылар алтында “коена”. Әйе, танылган атлетлар игътибарга һәм ихтирамга лаек. Шул ук вакытта, һәвәскәр спорт та игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Спорт белән язмышын санаулылар гына бәйли. Ә менә, тиешле шартлар тудырылганда, һәвәскәр спорт белән ил халкының шактый өлеше шөгыльләнә ала.  Билгеле, спорт үсешкән төбәктә эчкечелек һәм башка яман гадәтләр тамыр җәя алмый. Баксаң, бу максатка ирешү өчен түрәләр бусагасын таптау да, зур чыгымнар да таләп ителми икән. Барыннан да элек, теләк кирәк. Моны Уфа районының Шамонино авылы мисалында ачык күрергә мөмкин. Анда бер елга якын волейбол түгәрәге эшләп килә. Һәвәскәр спортчылар шушы чорда, сәламәтлеген ныгытудан тыш, район күләмендә оештырылган ярышларда җиңү яулап өлгергән. Шушы уңайдан команда  капитаны, һәвәскәр волейболчылар даирәсендә киң билгеле спортчы Илһам Котләмбәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Илһам, син оештырган команда беренче сезонда ук югары нәтиҗәләргә иреште. Шамонино волейболчылары Уфа районы чемпионы булды һәм кубок яулады. Көзен Башкортстан чемпио­натының сайлап алу ярышларында көчегезне сынаячаксыз. Мондый казанышларның сере нәрсәдә?

— Башлангычка нигез салганда югары казанышлар турында уйламадык. Максатыбыз  — җыелу, уйнау һәм ярышларда катнашу иде. Командага сәләтле егетләр тупланды. Эдуард Галиев — “Урал” волейбол клубы тәрбияләнүчесе. Илгиз Мөхәм­мәтҗанов — “Газпром” командасы составында ил күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган спортчы. Гомумән, һәр егет аерым игътибарга лаек. Бердәмлек булмаса, “йолдызлар”да уңышларга ирешә алмый. Иң мөһиме — бер авылда спорт сөючеләр, күнекмәләргә теләк белән йөрүчеләр һәм җиңүгә омтылучылар тупланган. Бүген Шамонинода өч меңгә якын кеше яши. Әлегә бөтен сәләтле волейболчыларны да ачыклый алмадык. Димәк, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк уен күрсә­тәчәкбез.

— Син — һәвәскәр волейболчылар даирәсендә киң билгеле һәм абруйлы спортчы. Йөз процент нәтиҗә белән һөҗүм итү — осталык билгесе. Өстәвенә, уен вакытында каушамыйсың. Һөҗүм итү – волейболдагы иң катлаулы һәм мөһим элемент. Бу алымны ничек өйрәндең?

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»