04.06.2014 - Спорт

Безнекеләр – Русия чемпионнары!

Балалар йортлары арасында футбол буенча узган Русия чемпионатында Бөре шәһәренең “Спартак” командасы беренчелекне яулады. 14-15 яшьлек үсмерләр 573 команда арасында иң яхшылары булып танылды.

Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов кичә җиңүчеләр белән очрашты.

 Анда ул командага күнекмәләр уздырыр өчен барлык шартлар тудырырга ярдәм итәчәген әйтте.

– Матур нәтиҗәләр күрсәткәннәргә ярдәм кулы сузарга мин һәрвакыт шат. Киләчәктә дә уңыш сезнең белән янәшә атласын! – диде Рөстәм Зәки улы.

Очрашу вакытында республика җитәкчесе балаларга форма сатып алыр өчен сертификат, Русия премьер-лигасы командасының футболкаларын бүләк итте. Балалар да, үз чиратында, республика башлыгына бүләк әзерләгән – команда уенчыларының автографлары белән футбол тубы. Рөстәм Зәки улы капкачының уңганлыгын үзе дә туп тибеп сынап карады.

“Уфа” футбол командасы тренеры команданың осталыгын югары бәяләде. Үсмерләрнең һәркайсы профессионал футболчы булырдай, дип билгеләде ул.

– Җиңүгә без озак килдек. Дүрт ел рәттән финалга чыгарга тырыштык, тик көчебез җитеп бетмәде. Быелгы әзерлекнең нәтиҗәсе һәркайсыбызны куандыра. Моңа кадәр пенальти сериясендә гел җиңелеп килсәк, быел уңыш елмайды. Соңгы көндәшебез Мәскәүнең “Каховские ромашки” клубы иде. Былтыргы чемпионнарны 5:2 исәбе белән җиңдек, – диде “Спартак” командасы тренеры Марат Әхмәтшин.

“Спартак” Бөре шәһәренә 15 килограммлы кубок алып кайтты. Октябрьдә команда Лондон шәһәренә барачак. Аларны мавыктыргыч экскурсияләр көтә. “Арсенал” командасының баш тренеры Арсен Венгер егетләр белән күнекмә үткәрәчәк. Сәяхәт “Арсенал”ның үсмерләр командасы белән иптәшләрчә футбол матчы белән тәмамланачак.

Зоя Солошина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»