18.03.2014 - Спорт

Сау бул, Сочи! Саумы, Пхенчан!

Ватандашларыбыз 30 – алтын, 28 – көмеш һәм 22 бронза медаль яулап, Паралимпия уеннары рекордын яңартты. Безнекеләр бәйгенең һәр көнендә дә, сынмас рух, ихтыяр көче күрсәтеп, призлы урыннар өчен көрәште. Паралимпия уеннарының соңгы унынчы көнендә Русия спортчылары ун тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелде.

Ун  медальнең тугызы – чаңгычылар казанышы. Александр Пронков, Елена Ремизова һәм Анна Миленина Паралимпия чемпионы булдылар. Станислав Чохлаев, Владимир Кононов, Михалина Лысова һәм Юлия Будалеева көмеш медальләр яуладылар. Григорий Мурыгин белән Владислав Лекомцев өченче нәтиҗә күрсәтте. Тау чаңгысында ватандашыбыз Александра Францева пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

Башкортстан Русиянең паралимпиячеләр җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Сочи Паралимпиадасында якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге җиде медаль яулады. Азат Карачурин белән Кирилл Михайлов Паралимпия чемпионы булдылар. Ирек Зарипов пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Александр Давидович – ике бронза медаль иясе. Азат белән Кирилл дүртәр тапкыр финиш сызыгына өченче булып та килде. Сочи Паралимпиадасында Русия данын яклаучы якташларыбыз арасында бердәнбер асыл зат Надежда Андреева призлы урыннар өчен көрәшә алмады. Дәрәҗәле бәйгедә осталыгын чарлаган спортчыга киләчәктә уңыш елмайсын.

2018 елда Паралимпия уеннары Көньяк Кореяның Пхенчан шәһәрендә үтәчәк.

Айдар Зәкиев.

Рәсемдә: Кирилл Михайлов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»