15.03.2014 - Спорт

Бишенче көнне бишенче тапкыр

Сочи Паралимпиадасының бишенче һәм алтынчы көннәре вакыйгаларга ифрат бай булды. Русия җыелма командасы илленче призлы урын яулап, медальләр саны һәм сыйфаты буенча көндәшләрен шактый артта калдырды. Мондый уңышка ирешергә якташыбыз да үз өлешен кертте.

Бәйгенең бишенче көнендә дә ватандашларыбыз ярышта кем хуҗа икәнен күрсәтте. Башкортстан спорт сөючеләренә шатланырга сәбәп булды. Якташыбыз, чаңгычы Кирилл Михайлов финиш сызыгына беренче килде. Кирилл Сочида беренче тапкыр гына җиңү пьедесталына күтәрелде. Шунысы истәлекле: ул бәйгенең бишенче көнендә бишенче тапкыр Паралимпия чемпионы булды. Мөгаен, тәҗрибәле спортчы осталыгын ярышның соңгы көннәрендә тагын күрсәтер.

Чаңгы узышында Роман Петушков, Анна Миленина һәм Михалина Лысова да алтын медальләр яулады. Григорий Мурыгин, Рушан Миңнегулов һәм Елена Ремизова финиш сызыгына икенче булып килделәр. Марта Зәйнуллина, Алена Кауфман, Владислав Лекомцев һәм Олег Пономарев бронза медальләргә лаек булды. Тау чаңгысында Александра Францева белән Инга Медведева алтын һәм көмеш медальләр яулады.

Алтынчы көнне медальләр тау чаңгысында гына уйнатылды. Валерий Редкозубов белән Алексей Бугаев алтын медальләр яулады. Александр Алябьев өченче нәтиҗә күрсәтте.

Следж-хоккейда ярымфинал уеннары үтте. Русия командасы, Норвегия вәкилләрен 4:0 исәбе белән тар-мар итеп, финалга үтте. Керлингта ватандашларыбыз 7:4 исәбе белән Словакия командасын җиңде һәм ярымфиналга үтте.

Айдар Зәкиев.

Фото: Бишенче тапкыр Паралимпия чемпионы Кирилл Михайлов (уртада) Русия спортчылары Рушан Миңнегулов (сулда) һәм Владислав Лекомцев белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»