11.03.2014 - Спорт

Шайбалы хоккеймы? Әллә футболмы?

Спорт – ярыш, бәйге, дигәнне аңлата. Баксаң, спортчылар гына түгел, спорт төрләре дә бертук­таусыз көрәшә, ярыша икән. Моның ачык мисалы – кышкы һәм җәйге Олимпиадалар. Мәгълүм бу­луынча, дүрт елга бер оештырылучы, спорт дөнья­сында иң дәрәҗәле чараның программасы үзгәреш­ләр кичереп тора. Ягъни, спорт сөючеләрне кызыксындыра алмаган, үсешмәгән спорт төрләренә алмашка башкалары килә.

Мисал эзләп ерак китәсе юк. Җәйге Олимпиада программасыннан ирекле көрәшне алу турында сүз чыкты. Көрәшчеләр, дәррәү күтәрелеп, моңа юл куймады. Шул ук вакытта, Олимпиадаларның “акулалары” да бар. Бу спорт төрләре беркайчан да “кара исемлеккә” кермәде һәм кермәячәк. Сүз, әлбәттә, шайбалы хоккей белән футбол турында бара.

Кышкы Олимпиаданы Канада белән Русия җыелма командаларының очрашуыннан башка күз алдына ки­терү кыен. Җәйге Олимпиадада футбол буенча Бра­зи­лия белән Испания җыелма командаларының көч сы­нашуы Җир шарындагы һәр спорт сөюче игътибарын җәлеп итә. Икесендә дә спортчылар миллион долларлап эш хакы ала. Ике спорт төренә дә миллиардерлар, эре корпорацияләр ярдәм итә. Русиядәге табигать шартларында хоккейга күбрәк игътибар бүлү үзен аклар идеме, әллә футболгамы? Башкортстанда кайсы спорт төре ныграк үсешкән? Бу сорауларга җавап биргәнче, спорт гигантларының дөньяда тоткан урынына, Җир шарына хакимлек итү өчен алып барган көрәш процессына да игътибар итик.

Егерме мең сумлык хоккейчы киемеме, әллә арзан тупмы?

Статистика мәгълүматлары күр­сәтүенчә, бү­ген Халыкара хоккей федерациясендә 70 әгъ­за исәптә тора. Географияне тагын да ки­ңәйтү өчен мөмкинлекләр чикле. Ә менә Халыкара футбол федерациясендә 209 милли ассоциация теркәлгән, һәм аңа омтылучылар буа буарлык. Күренүенчә, дөньяда футбол сөю­че­ләр күбрәк. Моның сәбәбе нидә? Мәсьәләгә төрлечә карарга мөмкин. Хоккейның урында таптануында табигатьне “гаепләргә” мөмкин. Җир шарына игътибар итсәң, кыш хакимлек иткән илләр бармак белән генә санарлык. Ел дәвамында җәйге челлә хакимлек итүче Мисырда боз сарае төзү, спорт корылмасын салкын хәлдә тоту зур чыгымнар таләп итәр иде. Аның каравы, мондый илдә футбол уйнау өчен нибары туп кына кирәк. Шушы ук сүзләр Африка, Австралия континентларына, Көньяк Америкага, Азия һәм Океания утрауларына, Азия илләренә дә кагыла. Теләк һәм акча булса, табигать шартларыннан бәйсезлек яуларга мөмкин. Әгәр дә белгечләр аз чыгымнар таләп итүче боз сарае төзү юлын уйлап чыгарса? Кызганычка каршы, бу очракта да хоккей футбол белән тиңләшә алмаячак.

Бала хоккей түгәрәгенә йөри алсын өчен аңа ким дигәндә 20 мең сумлык җиһаз, форма сатып алырга кирәк. Бала  үскән саен, алар ярамый башлый. Димәк, ата-анага ел саен чыгымнар өстәлә. Тренерга түләнгән акчаны һәм башка чыгымнарны да кушсаң, шактый зур сумма килеп чыга. Урта хәлле әти-әниләрнең балалары сәләтле булса да, хоккей түгәрәгендә шөгыльләнә алмый. Футбол түгәрәгенә йөрү өчен әллә ни зур чыгымнар таләп ителми. Сәләте булган һәр бала футболчы була ала.  Хәерче гаиләләрдә тусалар да, бүгенге көндә дөньяга билгеле футбол “йолдызы” дәрәҗәсенә күтәрел­гәннәр бик күп. Хоккей “йол­дыз­ла­ры”­ның күпчелеген хоккей тренер­ларының, ве­тераннарының, эстрада “йолдызлары”ның, түрәләрнең балалары, оныклары тәшкил итә. Кайсы яклап карасаң да, халыкка якынлыгы ягыннан хоккей футболга тиңләшә алмый. Санаулы гына кешеләр шөгыльләнә алган спорт­ның көннәре дә санаулы. Биредә сүз, әлбәттә, һөнәри спорт турында бара.

Бәйге нәтиҗәләре ни сөйли?

Футбол буенча дөнья чемпионаты – дүрт елга бер, хоккей буенча дөнья чемпионаты ел саен оештырыла. Ике бәйгене төп күрсәткечләре буенча чагыштырып карыйк. Сүзне футболдан башлыйк.

Дөньядагы һәр ил футбол буенча дөнья чем­пионатын үткәрергә тели. Кандидатлар билгеле булгач, җиңүче исеме соңгы секундта гына ачыклана. Көндәшлек зур. Бәйге нәтиҗә­ләре дә сокланырлык. 2010 елда Көньяк Африка Республикасында үткән дөнья чемпионатында Җир шарының барлык континентларыннан 32 ил җыелма командасы катнашты. Сайлап алу ярышларында 208 ил көчен сынаган. 64 матчны спорт корылмаларында өч миллионнан артык кеше караган. Гомумән, һәр матчка уртача 49670 кеше йөргән.

Бәйге шартлары да спорт сөючеләр игътибарын җәлеп итә. Катнашучылар дүрт командадан торган төркемнәргә бүленә. Нибары ике команда гына төп бүләк өчен көрәшен дәвам итә. Бер матчта отылу, тигез исәп белән уйнау, хата ясау нәтиҗә­сендә төркемнән чыга алмаска мөм­кин. Нинди көндәшләр уйнавына карамастан, очрашуларның нәтиҗәсен алдан фаразлау авыр. Ярышта һәр ил катнашырга тели.

Хоккей буенча дөнья чемпионатын оештырырга теләүче илләрне көндез дә шәм яндырып эзләргә кирәк. Бәйгенең ике ел рәттән Скандинавия ярымутравында үтүе шул хакта сөйли. Халыкара хоккей федерациясе акланыр юлын эзләде һәм тапты. 2012 елда бәйге хуҗалары Финляндия иде. Финал да Хельсинкида үтте. Былтыр хәлиткеч бәйге хуҗалар булган Швеция­нең башкаласында, Сток­гольмда оештырылды. Кайбер матчларда спорт корылмалары өчтән беренә дә тулмады. Әйтик, Латвия белән Франция көч сынашуын нибары 2204 спорт сөюче караган.

Башлыча, хоккей үсешкән илләр көндәш­лә­рен зур исәп белән тар-мар итте (Русия-Лат­­вия – 6:0; Финляндия-Австрия – 7:2). Җәмгыятьне таң калдырырдай матчлар берәм-сәрәм генә булды. Русия җыелма командасы 1:2 исәбе белән Франция командасына отылды. Швейцария җыелма командасының көмеш ме­дальләр яулавы күпләр өчен зур яңалык булды.

Бәйге шартлары да камил түгел. Уналты команда ике төркемгә бүленә. Үз төркемендә җиде уенның бише­сендә отылучылар да төп приз өчен көрәшен дәвам итә ала. Әлбәттә, мондый күренеш спорт сөючеләрне кызыксындыра алмый. Хоккей буенча дөнья чемпионатына Канада белән АКШ командалары төп уенчыларын җибәрми. Гадәттә, ярышка яшьләр килә. Төп уенчылар Милли хоккей лигасында (НХЛ) клуб данын яклауны өстенрәк күрә. Әйткәндәй, НХЛ Халыкара хоккей федерация­сенә буйсынмый.

Хәтта кагыйдәләр дә аерыла. Океан артында мәйданчыклар бәлә­кәйрәк. Судьялар бозда юк-бар ка­гыйдә бозуга сызгырмый. Хоккей буенча дөнья чемпионаты дәрәҗәсенең төшүенә таркаулык та сәбәпчедер.

Футбол уйный белмибез. Хоккейны  “легионерлар” басты...

Русиянең күпчелек террито­рия­­сендә елның җиде аенда кыш хакимлек итә. Шуңа күрә бездә хоккей милли спорт төре санала. Соңгы елларда илдә футболга да игътибар артты. 2018 елда Ру­сиядә беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионаты үтә­чәге дә шул хакта сөйли. Русиядә хоккейны үстерү үзен аклыймы? Әллә футболга өстенлек бирергә кирәкме? Шул хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк.

Сүзне футболдан башлыйк. Соңгы елларда Русиядә футбол зур үзгә­решләр кичерде. Әйтик, хәзер футбол клублары, Көнбатыш Европадагы сыман, “көз-яз” календарена күчте. Асылы бик гади. Чемпионат унынчы мартта старт алып, декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Максат – илнең футбол клубларын Көнбатыш Европадагы көндәшләренә каршы торыр дәрәҗәгә җиткерү.

Кызганычка каршы, хәлиткеч карар кабул иткәндә Русиядәге табигать шартлары күздә тотылмаган. Ок­тябрьдә футбол кырлары уйный алмаслык хәлгә килде. Матчлардан соң кырлар яңа гына сөрелгән басуны хәтерләтте. Яңгырда чыланган чирәм­не 22 ир-егет 90 минут дәва­мында таптаса, ни буласын якынча күз алдына китерергә мөмкиндер. Ноябрь салкыннары мәшәкатьләр өстәде. Кырдагы футболчылар йөгереп булса да җылынырга тырышты. Ә менә салкында пластмасса урындыкта утыручы спорт сөючеләр берничек тә җылына алмады. Спорт корылмаларына җылытылучы урындыклар урнаштыру һәр футбол клубының хәленнән килми. Өстәвенә, ишеп кар ява.

Кыскасы, “көз-яз” календаре үзен акламады. Безнең футбол клублары Көнбатыш Европадагы көндәшләренә һаман да каршылык күрсәтә алмый. Ил җыелма командасы, Бразилиядә үтәчәк дөнья чемпионатына юллама яуласа да, тотрыклы уен күрсәтми. Кыскасы, Русиядә футбол камилләш­терү, үзгәртеп кору таләп итә. Премьер-лигага зур акча артыннан килгән чит ил футбол “йолдызлары” чыгыш ясавы гына казаныш түгел.

Континенталь хоккей лигасы оештырылгач, илдә хоккей үсеше янә җанлангандай тоелды. Командалар, НХЛдагы сыман, конференция­ләргә, дивизионнарга бүленде. КХЛда, ил командаларыннан тыш, Словакия, Латвия, Беларусь, Хорватия, Казахстан, Чехия командалары да чыгыш ясый башлады. Ниһаять, Яшьләр хоккей лигасы оештырылды. Футболдан аермалы буларак, Русия җыелма командасы ике ел рәттән дөнья чемпионы булды. Беренче карашка, хоккей үсештә сыман. Шулай да кайбер мәсьәләләр дә бар. Хоккейчылар үзебездә әзерләнсә дә, командалар легионерлар җәлеп итүгә бик күп акча түгә. Сер түгел, оста чит ил уенчысы клуб­ка дан яуларга, КХЛ дәрәҗәсен арттырырга булышлык итә.

Шул ук вакытта, медальнең икенче ягы да бар. Легионер дөнья чемпионатында, Олимпиадада безгә каршы уйнаячак. Хәлиткеч шайба кертеп, үз командасына җиңү китерәчәк. Тарихта мондый очраклар булды һәм булачак. Димәк, без үзебезгә көндәшләр әзерлибез түгелме? Җитмәсә, моның өчен көндәшләргә акча да түлибез. Югарыда әйтеп үтүебезчә, хоккей чын мәгънәсендә “калын кесәлеләр” спортына әверелде. Балаларны спорт түгәрәгенә әти-әнисенең кесәсенә карап сайлап алу дөрес түгел. Бик күп хоккей легендалары гади эшчеләр, колхозчылар гаиләсендә туган. Алар спортта да, гади тормышта да кешелекле булып, үзләре турында бары тик якты хатирәләр генә калдырды. Ясалма рәвештә югарыга үрләтелгән хоккей “йолдызлары” үзләрен генә түгел, чыгыш ясаган клубларын да адәм мәсхәрәсенә калдыра. Шулай булмаса, соңгы вакытларда танылган хоккейчыларның исерек килеш руль артына утыруы, төнге клубларда сугышуы турында еш ишетергә туры килер идеме?

Русиядә футболга бик күп акча түгелсә дә, спорттагы күңелле вакыйгалар хоккей белән бәйле. Моннан чыгып, тиешле фикергә килергә мөмкин.

“Уфа”мы, “Салават Юлаев”мы?

Башкортстанда спортның бик күп төрләре үсешсә дә, шайбалы хоккейга тиңе юк. Мәгълүм булуынча, “Салават Юлаев” ил чемпионы булды, Гагарин, Континент кубокларын яулады. Юлаевчыларның җиңүен бөтен Башкортстан халкы бәйрәм итте. Вячеслав Быков тренер булган чорда команданың яртысы диярлек Русия данын яклады. Һәм бик уңышлы, дияргә кирәк. Ил командасы бик зур тәнәфестән соң янә дөнья чемпионы булды. “Салават Юлаев” составында санаулы гына якташларыбыз чыгыш ясаса да, Башкортстанда хоккей үсешкән дияргә тулы нигез бар.

2010 елда Башкортстанда “Уфа” футбол клубы оештырылды. Команда әлеге вакытта Милли футбол лигасында чыгыш ясый һәм Премьер-лигага чыгарга дәгъва итә. Әлегә команда данын, башлыча, чит төбәкләрдән, чит илләрдән җәлеп ителгән легионерлар яклый. “Уфа”, спорт мәктәбе оештырып, киләчәктә үзебездә әзер­ләнгән спортчыларга таянырга исәп тота. “Динамо” стадионында үткән матч­ларны карарга йөрүчеләр күп түгел. Моны уфалыларның футбол карау мәдәнияте булмау белән аңлатырга мөмкин. Киләчәктә командабыз көндәшләре белән 16 мең кеше сыешлы “Нефтяник” стадионында көч сынашырга исәп тота. Мөгаен, аңа кадәр республикада футбол сөючеләр артыр.

Бүген бездә футбол хоккейга  бер күрсәткеч буенча да тиңләшә алмый. “Салават Юлаев” белән “Уфа” башкалабызда бер үк көнне көч сынашсалар, “Динамо” стадионы буп-буш булыр иде. Киләчәктә бу күренешнең киресе күзәтелү ихтимал. Әйтик, Уфага “Барселона” килсә, хоккей сөю­челәр дә дөнья күләмендәге футбол “йолдызларын” күрергә теләячәк, шунсыз “Уфа-Арена” тулмаячак.

Ничек кенә булмасын, Башкортстанда хоккей белән футбол икесе дә үсешә ала. Алар икесе дә халыкны спортка җәлеп итүгә, республиканы илгә, дөньяга танытуга хезмәт итә.

Куркак хоккей уйнамый!

Танылган  җырдагы сүзләр чынбарлыкка туры килә. Искә алсагыз, футболда берәр уенчыга төртсәләр дә тегесе чирәмгә ава. Алай гына да түгел, йөзен кулы белән каплап, имгәнгәнгә салышып ята. Ә хоккейда? Йөзәр килограммлы ир-атлар бер-берсен мәйданчык читенә “сылый”. Алай гына да түгел, хоккейда “көч алымы” дигән төшенчә дә бар. Ягъни, кайбер шартларны күздә тотып, шайбалы уенчыны бәреп егарга да ярый. Бу яктан хоккей футболдан ун башка өстен тора.

Мәгълүм булуынча, футболда кагыйдә бозучыларга сары, соңрак кызыл карточка күрсәтелә, уенчы кырдан куып чыгарыла. Хоккейда бу юнәлештә дә кагыйдәләр камилрәк: кагыйдә бозучы штраф эскәмиясенә генә утыра. Көндәшләре аның командасын “акылга утырта”. Билгеле, кагыйдә бозган хоккейчы бу очракта сабак ала. Әлбәттә, вакыт үткәч, бозда акланырга тырышачак.

Футбол гаделлек мәсьәләсендә дә хоккейга тиңләшә алмый. Әйтик, туп, капкага кереп, кире чыга. Яисә, уенчы тупны кулы белән кертә. Тарихта мондый очраклар күп булды. Аргентина футболчысы Марадонаның кул белән керткән голы турында белмәгән кеше юктыр. Ә нигә видеокабатлауны файдаланмаска? Кырдагы бер судья 22 спортчының ни кыланганын ничек карап өлгерсен? Хоккейда кечкенә мәйданда – ике төп арбитр. Бәхәсле хәлләр ун, егерме, кайбер очракта яртышар сәгать тикшерелә. Аның каравы, хоккей, футбол сыман, үз дәрәҗәсенә тап төшерми.

Футбол матчы вакытында тренер уенчыларга йогынты ясый алмый. Кыр читеннән кычкырганын беркем дә ишетми. Ә хоккейда ничек? Тренер уенчыларына секунд саен диярлек киңәш бирә ала. Шулай ук, тайм-аут алып, капкачыны алтынчы уенчыга алыштыру хокукына да ия.

Хоккей командаларында да бик күп легионерлар чыгыш ясый. Шулай булса да, чит ил уенчыларына банан, буш сыра банкасы ыргытучы юк. Хоккейда спорт сөючеләр футбол спорт сөючеләреннән мәдәниятлелеге белән аерылып тора.

Күренүенчә, хоккейның да өстен­лекле яклары бик күп. Футболныкы да аз түгел. Кыскасы, бу ике спорт тө­ре турында бәхәсне туктаусыз дәвам итәргә мөмкин. Мөгаен, нәкъ шуңа күрә хоккей белән футбол дөньядагы иң киң таралган спорт төрләре саналадыр.

Миллионер баласы туп типкәннән крестьян баласы савыкмый

“Салават Юлаев” данын миллион долларлар эш хакы алучы уенчылар яклый. Алар өчәр миллион сум торучы иномаркаларда җилдерә, җәен диңгез буенда ял итә, сарай кадәр йортларда яши. Белмәс идек, бу хакта телевизордан тапшырулар күрсәтәләр, басма мәгълүмат чараларында еш язалар. Шул ук вакытта, Уфада савыгыр­га, хоккей уйнарга теләүче үсмер­ләрне шугалакка бушлай үткәрү – си­рәк күренеш. Укучылар, башкалар сыман, акча түли. Вакыты чыккач, аларны боздан куып чыгаралар. Уфада хоккей тартмалары да бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә хоккей уйнарга теләге булган үсмерләр дә максатына ирешә алмый. Авыл җирендә елга-күлләр булса да, тиме­раяк­ларның, җиһазларның кыйммәт торуы күпләр өчен үтә алмаслык киртә булып кала. Һәркемгә әти-әнисеннән мираска пимага бәйләп куела торган тимераяк калмаган шул...

“Уфа” данын яклаучы футболчылар да эш хакын аз алмыйдыр. Шул ук вакытта, сәләтле үсмерләргә һөнәри футболга килү шактый авыр.

Күренүенчә, республикада хоккей белән футболга бик күп акча түгелсә дә, халык бу спорт төрләре белән теләгән дәрәҗәдә шө­гыльләнә алмый. Киртәләр күп. “Миллионерлар”ның шайба сукканын, туп чөйгәнен караудан гына халык савыкмый. Моны тү­рә­ләр дә аңлыйдыр. Аңласа да, сайлау кампаниясендә биргән вәгъдәсен үтәп, халыкны кайгыртучылар аз. Бәлки, халыкка хоккей, башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турында уйланырга вакыттыр?

Кемнән үрнәк алырга соң? Көн­батыш Европаның карлик дәүләтлә­рендә ил җыелма командалары һәвәскәр спортчылардан туплана. Спортчылар эшкә, укырга бара, кичен күнекмәгә килә. Вакыт җиткәч, ил җыелма командасы данын яклый. Бу илләрдән дөньяга танылган футбол, хоккей “йолдызлары” аз чыга. Аның каравы, теләгән һәркем хоккей, футбол белән шөгыль­ләнә ала. Һәрхәлдә, Уфадагы сыман, яшь хоккейчылардан шугалакта акча таләп итмиләр. Ул илләрнең җыелма командасы дөнья шаулатырлык җиңүләр яуламаса да, халкы сау-сәламәт. Бездә бу күренешнең киресе күзәтелә. Зәңгәр экран каршында утыручы­ларның мондый хәлдә  кайгысын нинди “милли эчемлек” белән басканы сүзсез дә аңлашыла. Кызганычка каршы, бездә “милли эчемлек” бар, милли спорт кына юк.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»