06.03.2014 - Спорт

Булачак чемпионнар мәктәптә тәрбияләнә

Бөтен ил белән телевизор алдына капланып, Олимпиаданы карадык. Җиңелүләр өчен күпме нервы бетте, экран каршында көч биреп, “Тизрәк!” дип әйдәли-әйдәли тавышлар карлыкты, медальләр китергән уңышлар өчен сөенеп, йокылар качты... Ниһаять, кышкы Уеннар тәмам. Ул илебез өчен  горурлык тойгысы белән беррәттән, бик күп уйлануларга да этәрде. Шуларның берсе – һәр ата-ана өчен актуаль: ни өчен бездә спорт белән шөгыльләнү бик кыйммәткә төшә?

Спортның сәламәтлек чыганагы булуын һәркем белә. Без, совет чоры балаларының, сәла­мәтлегенә зур игътибар бүленде. Мәктәптә дәресләр башлануга егерме минут кала, бөтен укучылар спорт залына җыелып, гимнастика үткәрелә иде. Йокыдан уяну, игътибарны дәресләргә юнәлтү өчен бик шәп чара булган ул. Физкультураның берәр дәрес кенә куелуын хәтер­ләмим, һәр­вакыт икешәр сәгать рәттән була торган иде. Волейбол, баскетбол, чаңгы, җиңел атлетика – без боларның һәрбер­сенә теләп йөрдек. Хәзерге кебек белешмә алып килергә атлыгып тору юк иде, киресенчә, бераз авырып торсак та, физ­куль­тура дәреслә­рен калдырмаска тырыштык. Дәрескә өйдән чаңгы алып ки­лер­гә кушканнары булмады, ботинкалары, таяклары белән бер­гә ул физкультура кабинетыннан бирелә иде. Сый­ныфташларның дәрес вакытында ялгыш чаңгы­ны сындырган чагы да булды, аның хакын кайтаруны берәү дә таләп итмәде. Зур тәнәфестә без тиз­рәк спорт залына йөгерә  идек. Анда сыйныфлар, яисә кызлар һәм малайлар командалары арасында рәсми булмаган ярышлар үтә. Дәрескә кыңгырау шалтырагач кына таралыша идек. Авылдан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан мәктәп­кә йөреп укыдык. Өйгә кайтып, суын-утынын ташып, башка эшләрне бетереп, дәрес әзерлә­гән­нән соң, кичен тагын мәктәпкә спорт секциясенә йөге­рә торган идек. Мәктәп командасы белән төрле ярышларга йөрү укуга комачауламый, кире­сенчә, тагын да яхшырак укырга дәрт бирә иде.

Бүген спортка хөрмәт бетте, дип әйтеп булмый. Әмма ул күмәклекне югалта бара. Шул ук физкультура дәресләрен генә алыйк. Чаңгыларның кая булып бетүе – бер мәсьәлә, ә икенчесе, үзәккә үткәне – нигә бүген мәктәп­ләрдә спорт инвентарьлары алырлык акча юк? Нигә укучылар чаңгыларын күтәреп килергә тиеш? Алар югалган очраклар да бар. Безнең  чаңгы  шулай “аякланды”. Бала аны математика дәресенә дә күтәреп керә алмый бит инде, ишек алдында калдырган (башка җирдә урын юк, ә вахтерлар чаңгы өчен җавап бирми),  кайтырга чыкканда ул урынында булмаган. Икенче дәрескә чаңгың булмаса – укытучы “икеле” куя. Ул шулай итеп укучыны үзенең дәресен хөрмәт итәргә, санга сугарга өйрәтмәкче. Әмма бала аның дәресләреннән суына гына. Чөнки билге чаңгы яисә форма өчен түгел, укучының сәләтенә карап куелырга тиеш. Хәзер күп мәктәпләр грант ала, әмма акча һаман компьютер, интерактив такта кебек кирәклерәк әйбер­ләргә тотыла, ә чаңгы кебек “вак-төяккә” калмый булып чыга. Элек һәр мәктәп каршында хоккей тартмасы, футбол мәйданчыгы, алай гына да түгел, үз командасы, формалары, башка кирәк-ярак була торган иде. Хәзер кайбер мәктәпләрдә тупны да саклап кына тотарга мәҗбүр­ләр, чөнки бөтен мәктәпкә бер туп калган. Шушындый шартларда спортны үстерү турында сөйләргә мөм­кин­ме?!

Күптән түгел мәгариф министрлыгы, укучылар парта артында кыймылдамыйча озак утыра, сәламәтлекләре какшаган, дип, атнага өч физкультура дәре­се кертүгә иреште. Әмма бу тәҗрибә уңышлы булмады, мәк­тәп­ләрнең моңа әзер түгеллеге ачыкланды – спорт заллары җитми, шунлыктан анда берьюлы берничә сыйныф шөгыль-ләнә. Бу исә кырыгар, иллешәр бала дигән сүз. Ата-аналарның да күбесе моны хупламады, имеш, нигә физкультура исәбенә башка дәресләрне кыскартырга, аңардан БДИ юк бит. Ә урыс теле, математика һәм башка фән­нәр­дән ул ел саен катлаулана бара, шунлыктан төп дәрес­ләрне кыскарту —  мәгънәсезлек. Дө­рес, моны балалар файдасына хәл иткән мәктәпләр дә бар. Әйтик, атнасына өченче тапкыр кергән физкультурада балаларны бассейнга алып баралар. Кайдадыр бушлай йөриләр, кайдадыр — түләү­ле. Миңа калса, түләүле булса да, әти-әниләр моңа каршы кил­мәс иде. Һәр­хәлдә, бер залда кырыгар бала җыелып шөгыль­ләнүгә караганда, бер сәгать бассейнда йөзү күпкә яхшырак. Ә менә физкуль­тураның пар дәрес итеп куелуына алар каршы, имеш, балаларга физик киеренкелек зур. Көннәр буе кыймылдамаган бала өчен чыннан да авырдыр. Озакламый 45 минут та күп тоела башламаса әле...

Дәресләргә үзгәрешләр кертү вакыты җиткәндер. Хәзерге балалар, хәтта спортны бик яратканнары да, физкультура дәресләренә йөрергә яратмый. Нигә? “Кызык түгел”, — ди алар. Чөнки дәресләрдә укучылардан “гомуми мәгариф стандартларын” таләп итүдән узмыйлар: туктаусыз нормативлар, ун тапкыр мәктәп тирәли йөгерү… Ә бит хәзер балаларга турникта күтәрелү, “кәҗәдән” сикерү генә кызык түгел. Күпме яңа спорт төрләре бар, аларны шулар кызыксындыра. Кызлар, мәсәлән, бик теләп аэробикага йөрер, егетләр армспорт, көрәш белән шөгыльләнер иде. Хәер, Физик культура, спорт һәм туризм буенча федераль агентлык җитәк­чесе Вячеслав Фетисов та физкультура дәресләрен төптән үзгәртү турында сүз кузгаткан иде. Ул АКШ мисалында, физкультура дәресләрен мәҗбүри итүдән туктап, төрле секция­ләрдә шөгыльләнүне тәкъдим итә. Америкада физкультура балалар “акыл дәресләреннән” ял итсен өчен көннең уртасына куела. Һәр мәктәптә оркестр, хор, драма түгәрәкләре белән бер­рәттән унлап спорт секциясе эшли. Һәр уку йортының берничә стадионы  бар. Укучылар анда кичен түгел, уку вакытында шө­гыльләнә. Физкультура дәре­сен һәр бала үзе сайлаган секциядә үткәрә: кемдер  — шахмат, гимнастика, икенчеләр волейбол, тхэквондо белән шөгыльләнә. Бездә шундый система булдыру бик шәп булыр иде дә, әмма ул тормышка ашмаячак, чөнки бер мәктәптә унар тренер тотып булмаячак. Аеруча авыл мәктәп­лә­рендә бу беркайчан да тормышка ашмас хыял. Шулай булгач, физкультура дәресләрен үзе­бездәге шартларда укучылар өчен кызыклырак һәм файдалырак итү турында уйларга кала.

Шулай ук укучыларның авыруларын, физик мөмкинлекләрен дә исәпкә алмыйча ярамый. Күптән түгел Новгород өлкәсендә һәм Сургут шәһәрендә физкультура дәресендә укучыларның егылып үлүе турында язылды. Физкультура укытучысы, противогаз кидереп, ике чакрымга йөгерергә җибәргәнче, теге яки бу укучының физик мөмкин­лек­ләре турында белергә тиештер. Аннары, бик кирәкме соң ул противогаз киеп йөгерү? Һәр бала математик була алмаган кебек, спортчы да була алмый. Әмма укучыларның сәламәтлеге, чыннан да, күзгә күренеп какшый. Статистикадан күренүенчә, мәк­тәп яшендәге балаларның нибары 34 проценты гына сәла­мәт, 16 проценты хроник чирләр белән интегә. Балалар арасында йөрәк, ашказаны, сөяк-хәрәкәт аппараты, нерв системасы, күз авырулары киң таралган. 16 процентында акыл зәгыйфьлеге теркәлгән. Бу саннар бүгеннән физкультура дәрес­ләренә мөнә­сәбәтне үзгәртергә мәҗбүр итәргә тиеш кебек тә...

Ләкин бу мәсьәлә беркемне дә борчымый. Бушлай спорт секцияләре юк дәрәҗә­сен­дә. Һәр ата-ананың түләү мөмкинлеге юк, шуңа да теләге булып та, спорт секцияләренә йөрмәгән балалар җитәрлек. Төрле түгә­рәкләр, секцияләр бушлай булган бердәнбер диярлек урын – Балалар иҗатын үстерү үзәклә­ре. Тик анда ничә генә бала алына? Танышларым улларын хоккейга йөртә. Күнек­мәләр иртәнге алтыда, җидедә башлана. Менә ничә ел инде иртә таңнан баланы — тәүдә бакчага, аннары күнегүләргә йөртәләр. Анысына түзәр идең әле, форманың кыйммәтлегенә зарланып бетә алмыйлар, ә бит балалар үсә, быел алганы килә­се елга ярамый. Спорт төрлә­ренең һәркайсы зур чыгымнар таләп итә. Чаңгы, тимераяклар, самбо — балаларын йөрткән ата-аналар белә инде. Шәхсән без акробатик бию түгәрәгенә йөрибез, көндәлек ике костюмнан (якынча берәр мең сум) тыш, аяк киеме – күн “джазовка”лар кирәк. Аларының “Ике елга җитәчәк!” дип сатканнары да ярты елга гына җитә. Ә бәясе – ике мең ярымнан да арзан түгел. Сәхнә костюмнары өчәр-дүртәр мең сумга төшә. Ярышларга барганда юлга һәм кунакханәгә, башка чыгымнарга түләнгән акча турында әйтеп тә тормыйм. Хәзер исә төрле бәйгеләр, ярышлар үткәрүчеләр шулкадәр азды, балаларны бүләкләячәк грамота өчен дә алдан ук ата-аналардан акча җыя… Шуңа да мондый ярышлар  акча өчен генә үткәре­лә кебек тоела башлый. Тагын бер үзәккә үткәне — ярышларга йөрү чыгымнары ата-аналар җилкә­сенә генә  калып бара. Сәләтле уку­чыларын теге яки бу ярышларда катнаштырасы килгән тренерлар шул чыгымнар өчен генә тукталып калырга мәҗбүр. Ә элек ярышларга йөрүне хөкүмәт финанслады. Алай гына да түгел, башкаладагы спорт мәктәпләре авылларга, районнарга чыгып, сәләт­ле балалар белән очрашулар үт­кәрә, үзлә­ренә укучыларны сайлап ала  иде.

Әйе, илгә чемпионнар кирәк, әмма аларның бүгенге мәктәп­ләрдә тәрбияләнүен онытмау зарур. Барыбыз да яшь фигуристка Юлия Липницкаяга карап сокландык. Аның әнисе, кызының зур спорт белән шөгыльләнүен теләп, фатирын, барлык милкен сатып, Мәскәүгә юлланган. Күп­ләрнең кумиры – Евгений Плю­щенконың да алтын медальга юлы бик катлаулы була. Туган шә­һәре Волгоградта спорт мәктәбе ябылгач, Женя әнисе белән Ленинградка күчеп килә, коммуналкада яши, пропискасы булмаганлыктан, әнисе эшкә урнаша алмый. Көненә икесенә бер алма белән хушланган чаклары да еш була.

Егерме икенче Олимпиада тәмам. Әмма алда әле – 23, 24, 30, 35нчеләре  бар. Юляның әнисе кебек, һәр ата-ана, дөнья­сын сатып, бер чемодан белән Мәскәүгә чыгып китә алмый. Шуңа күрә кечкенә шәһәрләрдә, районнарда да балаларга спорт төрләре белән бушлай шөгыль­ләнү өчен шартлар тудырылсын, зур спортка юл ачык булсын иде.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»