06.03.2014 - Спорт

Төз атыгыз! Җитез булыгыз!

7 мартта Сочида XI Паралимпия уеннары старт алачак. Бәйгедә дөньяның 45 иленнән җыелган 1650дән артык спортчы катнашачак. Тау чаңгысы, чаңгы узышы, биатлон, следж-хоккей һәм коляскаларда керлинг бәйгесендә көч сынаучылар 72 медаль өчен көрәшәчәк. Русия данын Башкортстаннан биш спортчы яклаячак. Алар чаңгы һәм биатлон ярышларында көчен сынаячак. Якташларыбыз белән якыннан танышыйк.

Ирек Зарипов 1983 елда Стәр­ле­тамак шә­һәрендә дөньяга кил­гән. Спорт белән 2003 елда шө­гыльләнә башлый. Русия данын 2005 елдан бирле яклый. Ирек Зарипов 2006 елда Турин Паралимпиадасында катнаша. 2010 елда Ванкувер Паралимпиадасында дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яулый. Мондый нәтиҗә белән якташыбыз Паралим­пиаданың абсолют чемпионы һәм ме­дальләр саны буенча рекордчысы була. Биатлон, чаңгы узышлары буенча бик күп халыкара ярышларда җиң­гән якташыбызга Сочида да уңышлар юлдаш булсын.

Кирилл Михайлов 1983 елда Мишкә районында дөньяга кил­гән. 1993 елда язмышын спорт белән бәй­ли. Якташыбыз Турин Паралимпиадасыннан алтын һәм бронза ме­даль­ләр яулап кайта. Ә менә Ванкувер Паралимпиадасында Кирилл Михайлов биш тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелә. Шуңа күрә тәҗрибәле якташыбызга Сочида да зур өметләр баглана.

Ә менә 1995 елда Чишмә районында дө­ньяга кил­гән Азат Карачурин  Паралимпия уеннарында беренче тапкыр көчен сынаячак. Әлегә кадәр ул Русия, дөнья күләмен­дәге ярыш­ларда призлы урыннар яулаган. Мө­гаен, яшь спортчы Сочида да сынатмас.

Спортчыларның башка төбәк, чит ил данын якларга да хокукы бар. Ике спортчы, Башкортстанда тумасалар да, Паралимпия уеннарында республика вәкилләре буларак катнашачак.

Надежда Андреева 1978 елда Куйбышев өлкәсенең Тольятти шәһә­рендә дөньяга килгән. Надежда спорт белән 2010 елда гына шөгыль­ләнә башлый. Кыска гына вакытта ярыйсы гына уңыш­ларга ире­шә. Дөнья кубогында, Русия чемпионатында призлы урыннар яулый. Надежда Андреевага Сочи Паралимпиадасында да уңыш елмайсын.

Александр Давидович 1984 елда Беларусь Республикасында дөньяга килгән. Ванкувер Паралимпиадасында һәм башка халыкара бәйге­ләрдә катнаша.

2010 елда Ванкувер Паралимпиадасында Башкортстан спортчылары җиде алтын һәм өч көмеш медаль яулады. Якташларыбызга Сочида да уңышлар телик!

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»