04.03.2014 - Спорт

Яз җилләре белән килеп, йөрәкләргә дәрт өстәде!

Мәгълүм булуынча, Сочи Олимпиадасы ватандашларыбызның тарихи җиңүе белән тәмамланды. 7-16 мартта Сочида XI кышкы Паралимпия уеннары үтәчәк.

Паралимпия уты “сәфәрен” 26 февральдә башлады. Эс­тафета ун көндә Русиянең сигез федераль округындагы 45 шәһәр аша үтәчәк һәм 7 мартта Сочида “Фишт” стадионында тәмамланачак. Тарихи вакыйгада 1500 факел йөртүче һәм 4 мең волонтер катнашуы көтелә. Ниһаять, эстафетаның би­шенче көнендә, 3 мартта Паралимпия уты Башкортстан башкаласы Уфага килеп җитте.

Эстафета Пушкин, Ленин, Коммунистик, Цюрупа, Октябрь революциясе, Пушкин, Совет, Тукай, Карл Маркс һәм Зәки Вәлиди урамнары буйлап үтте. Маршрут Башкортстан дәүләт медицина университетын, Ленин, Маяковский исемендәге скверларны, “Буревестник” бассейнын, Уфа дәүләт сәнгать академиясе, Республика милли, Археология һәм этнография музейларын, “Динамо” ста­дионын һәм башка истәлекле урын­нарны үз эченә алды. Аның озынлыгы — биш чакрым. Чарада 50 факел йөртүче катнашты. Алар арасында “Лон­дон-2012” җәйге Паралимпия уеннары чемпионы Михаил Зимин, җиңел атлетика буенча Русиянең атказанган тренеры Петр Буйлов, йөзү буенча Сурдолимпия уеннары чемпионы Вадим Боровик һәм башкалар бар иде. Эстафетада танылган спортчылар гына түгел, теләгән һәркем катнаша алды. Моның өчен оештыру комитетына анкета тутырып җибәрергә кирәк иде.

Паралимпия уты М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры кар­шындагы мәйданда кабызыл­ды. Русиянең һәр төбәге чара­ның шушы өлешен үзенчәлекле итеп оештырырга тырыша. Моңа кадәр факел кояш нур­ларыннан, урыс миченнән, вулкан авызыннан да кабынды. Уфада да тарихи вакыйганың иң истәлекле өлеше игътибарга лаек булды. Паралимпия уты башкорт кабиләләре турындагы тамаша вакытында, башкорт биюе барганда кабынды. Утны кабызу миссиясе Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән дзюдо буенча күп тапкыр Европа, Русия чемпионы, республикадагы Бөтен­русия су­кырлар җәмгыяте рәисе Юрий Акшенцевка ышанып тапшы­рылды. Бәйрәм тантаналары Салават Юлаев исе­мендәге мәйданда дәвам итте. Гомумән, Паралимпия уты эстафета­сының Уфадагы сә­фәре оешкан төстә үтте һәм истә калырлык булды.

Сочи Паралимпиадасында 47 илдән 1650 спортчы кат­нашуы көтелә. 72 медаль уйнатылачак. Бәйгедә Русия данын якташларыбыз Ирек Зарипов, Кирилл Михайлов, Азат Карачурин, Надежда Андреева һәм Александр Давидович яклаячак. Алар биатлон һәм чаңгы узышында көчен сынаячак.

Паралимпиада Олимпия уеннарыннан кайсы ягы белән аерыла? Паралимпия уенна­рында һәр бәйгедә көрәш киеренке барса да, спортчылардан беркем дә югары нәтиҗәләр таләп итми, чөнки анда һәр катнашучы болай да җиңүче, болай да чемпион. Язмыш сынау­ла­рын җиңгәннәр — һәркемгә үрнәк. Шуңа күрә ярышта катнашачак батыр йөрәкле спорт­чыларга сәла­мәтлек, рух ныклыгы телисе генә кала.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»