26.02.2014 - Спорт

Лаеклы буын үссен!

Ике атна дәвам иткән XXII кышкы Олимпия уеннары беркемне дә битараф калдырмады.  Иске Кыргыз авылында “Олимпиада олимпиячеләр өчен генә түгел!” девизы астында спорт бәйрәме үтте. Аны туган төбәгебезнең абруен күтәрүче Яңа Аю авылы егетләре, хоккей фанатлары, “Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыятенең участок начальнигы Фәвәдис Фазуллин һәм аның балачак дуслары оештырды.

Унбиш ел элек Рузил Хәбетдинов, Фәвәдис Фазуллин, Рушат Биктаһиров, Артур Мәҗитов, Марс Әхкәмов, Рәсүл Галимов, Хәким Шәмсиев хоккей тартмасы төзеп, балаларга рәхәтләнеп уйнарга мөмкин­лек тудыралар һәм бу традицияне ел саен дәвам итәләр. “Без бәләкәй чакта бик теләсәк тә уйнау мөмкинлеге булмады, балалар компьютер, телевизор каршында гына утырмасын, сәламәт булып үссен, шуның өчен тырышабыз”, — ди алар. Барлык кирәк-ярак, спорт киемнәре белән дә тәэмин итәләр. Күрше Та­тарстанның  Актаныш, республи­каның Дүртөйле, Уфа һәм башка районнар хоккей командалары катнашлыгында бәйгеләр үт­кәрелә. Кызганычка каршы, уеннарның берсе вакытында Рузил Хәбетдинов вафат була. Уеннар хәзер мәрхүм истәлегенә багышлап үткәрелә, чарага аның Уфада яшәүче тормыш иптәше Хөмәйрә Фәрит кызы һәм кызы Регина да чакырыла.

Чараны ачу тантанасыннан соң районның “Илеш” җыелма, Уфа районы Авдон поселогының  “Титан”, “Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыяте командалары үзара көч сынашты. Киеренке уенда “Илеш” командасы җиңүгә иреште һәм Кубокка лаек булды. Денис Кәбиров (“Илеш” командасы) — “Иң яхшы капкачы”, Фәвәдис Фазуллин (“Газпромгазораспределение Уфа”) — “Иң яхшы һөҗүмче”, Вадим Бәхтияров (“Титан”) “Иң яхшы саклаучы” булып танылдылар.

Чараның икенче өлешендә Иске Кыргыз авыл мәдәният йортында өстәл теннисы, бильярд, шашка, шахмат буенча бәйгеләр үтте. Җиңүчеләр — Артур Мәҗитов (бильярд), Кәүсәр Сәгыйдуллин (шашка), Рәфис Якупов (шахмат), Әлфир Янгиров (өстәл теннисы) кубок һәм призлар белән бүләкләнде.

— Бик теләп уйныйбыз, укудан, эштән буш вакытларда спорт белән шөгыльләнәбез, сәламәтлегебезне ныгытабыз, чыныгабыз, арытаба да уйнаячакбыз, — диде бертавыштан Яңа Аюдан Ринат Хуҗин, Иске Кыргыздан Руслан Минәҗев.

— Мондый спорт уеннары яшь­ләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Хоккей тартмасы булгач, укучылар рәхәтләнеп күнекмәләр, ярышлар үткәрә. XXII кышкы Олимпия уеннарында тамырлары белән районыбызның Бишкурай авылыннан булган Илмир Хаҗетдиновның да катнашуы — безнең өчен зур горурлык. Киләчәктә  дә лаеклы спортчылар үсеп җитәр дип өметләнәбез, — диде, авыр атлетика буенча спорт мастеры, 1980 елда җәйге Олимпиадада — Башкортстан, 1990 елда АКШның  Сиэтл шәһәрендә үткән Ирекле уеннарда СССР делегациясе составында катнашкан, 1985-87 елларда “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең өлкә советы рәисе булган Фәвил Гыйльданов. — Шунысы сөенечле, районда шартлар бар, яңа төзелгән физкультура-сәламәтләндерү комплексы эшли,  анда өлкәннәр дә, укучылар да спорт секцияләренә йөри, оешма-пред­приятиеләр арасында  ярышлар үтә, авыл биләмә­ләрендә хоккей тартмалары булдырылды.

Әлеге чара зур бәйрәмгә әверелде, якташлары өчен җан атарга күрше авыллардан да килгәннәр иде.  Бәйрәм Әнвәр Нургалиев концерты белән тәмамланды.

Алсу Басыйрова.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»