26.02.2014 - Спорт

Сезнең белән ил горурлана!

Бүләкләү тантанасы Сочида Олимпия авылының Конгресс-үзәгендә үтте. Әйткәндәй, Русия җыелма командасы бәйгедә 13 – алтын, 11 – көмеш һәм 9 бронза медаль яулады. Команда берен­челегендә ватандашла­рыбызга тиңнәр булмады.

— Миллионлаган спорт сөючеләр исеменнән Олимпиадада зур көч салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм! – диде Президент. — Авырлыкларга карамастан, максатыгызга ирештегез, үзегезне аямыйча, медальләр яуладыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, уңышка өмет өзелсә дә, төшен­келеккә бирелмәдегез. Ташып торган энергиягез белән иптәшләре­гезне, спорт сөючеләрне дәртлән­дереп, алга бардыгыз. Русиядә дәрәҗәле спорт­чылар әзерләнүен исбат иттегез. Сезнең белән бөтен Русия горурлана һәм горурланачак!

Алты спортчыга IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәт­ләре өчен” ордены тапшырылды. Мондый бүләккә Виктор Ан (шорт-трек), Вик Вайлд (сноуборд), Алексей Воевода һәм Александр Зубков (бобслей), Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков (фигуралы шуу) лаек булды.

Максим Вылегжанин (чаң­гы узышы), Альберт Демченко (чана узышы), Евгений Плющенко (фигуралы шуу) һәм Евгений Устюгов (биатлон) Президент кулыннан Почет ордены алды.

21 спортчы I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медальлә­ренә лаек булды.

Калган спортчылар, шул исәптән якташларыбыз, шорт-трекчылар Руслан Захаров һәм Семен Елистратовка Дуслык ордены тапшырылды. Алар Башкортстан Хөкүмә­теннән 1,5 миллион сум акчалата бүләк алачак.

Сочи Олимпиадасында Новосибирск вәкиле буларак чыгыш ясаган якташыбыз, Межгорье гүзәле, биатлончы Ольга Вилухина да Дуслык орденына лаек булды.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»