25.02.2014 - Спорт

Кандра егетенә тиңнәр юк

Заман студенты ничек яши? Сессия чорында төн йокламый имтиханга әзер­ләнәме? Буш вакытын ничек үткәрә? Кандра егете, Уфа дәүләт нефть техник университеты­ның Ок­тябрь­ский филиалы студенты Максим Галяшкиннан шул хакта да сораштым.

– Дәресләрне калдырмыйча, укытучы кушкан бирем­нәрне вакытында эшлим, – диде әңгәмәдәшем. – Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Сессия чорында укытучылар зачетларны, кайбер имтиханнарны “автомат” рәвештә куя. Билгеле, уку белән генә чикләнеп булмый. Спорт белән шөгыль­ләнергә, эшләргә дә кирәк. Студент авыр чакта да зарланмый. Барына да өлгерә. Шуңа күрә студентлар һәр­вакыт ачык йөзле, күтәренке күңелле. Ә студент елларын һәркем юксынып искә ала.

Максим Галяшкин уку йортының физик культура кафедрасында лаборант булып эшли. Билгеле, өлгеле егетне юкка гына мондый урынга эшкә алмаганнар. Якташыбыз Кандра мәктәбендә укыган чорда ук армрестлинг буенча яшьтәшләре арасында Башкортстан чемпионы булган. Егет студент булгач та спорт белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Күптән түгел Идел буе федераль округында беренче урын алган. Хәзер ул Русия чемпионатына әзерләнә.

Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган сәләтле якташыбызга киләчәктә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.

Әлфия Шәйхлисламова.

Туймазы районы.

Фото: Чемпион Максим Галяшкин (уңда).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»