25.02.2014 - Спорт

Унөч алтын медаль һәм беренче урын!

Соңгы елларда үткән Олим­пиа­да­ларда хуҗаларга тиңнәр булмады: Пекин Олимпиадасында Кытай командасы беренче урын яуласа, Ванкуверда Канада спорт­чылары иң югары күрсәт­кеч­ләргә иреште. Русия командасы да бу традицияне дәвам итәргә тырышты. Ватандашларыбыз өчен бәйге уңышсыз башланды. Безнең команда баштагы мәлдә медальләр саны буенча команда беренчелегендә юга­ры урынга күтәрелә алмады. Аның каравы, якташларыбыз Олимпиаданың соңгы көннәрендә сынатмады.

21 февральдә ватандашларыбыз ике – алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Биатлон буенча хатын-кызлар командасы эста­фетада көмеш медальгә лаек булды. Шорт-тректа 500 метрга узышта Русия вәкиле Виктор Ан Олимпия чемпионы булды. Шушы ук спорт төрендә эстафета узышында да безнекеләр җиңде. Бу уңыш Башкортстан спорт сөючеләре өчен икеләтә куанычлы, чөнки Русия данын ике якташыбыз — Семен Елистратов белән Руслан Захаров та яклады.

22 февральдә биатлон буенча ир-атлар командалары арасында эстафета бәйгесе оештырылды. Җиңү пьедес­талының беренче баскычына Русия вәкилләре күтәрелде. Хатын-кызлар командалары арасында тимераякта узышу бәйгесендә ватандашларыбыз өченче нәтиҗә күрсәтте.

Олимпиаданың соңгы көнендә Русия спортчылары тарихи җиңүгә иреште. Чаңгы узышында ир-атлар арасында марафон бәйгесендә өч призлы урынны да ватандашларыбыз яулады. Александр Легков Олимпия чемпионы булды, Максим Вы­легжанин – көмеш, Илья Черноусов бронза медаль алды. Бобслейда да җиңү пьедесталының беренче баскычына Ру­сия вәкилләре кү­тәрелде —  Александр Зубков экипажы иң югары нәтиҗә күрсәтте.

Гомумән, Русия җыелма командасы Сочи Олимпиадасында 13 – алтын, 11 – көмеш һәм 9 бронза медаль яулады. Нәтиҗәдә, ватандашларыбыз медальләр саны буенча команда беренчелегендә дә беренче урынга чыкты. Әлбәттә, бу күрсәткеч Русиядә кышкы спорт төрләренең үсеше турында сөйли. Ниһаять, Русия кышкы Олимпия уеннарында югалткан позициясен кайтарды.

Борынгы Грециядә Олимпия уеннарында җиңүчеләр милли геройга тиң хөрмәт казанган. Ә безнең геройлар кем? Мөгаен, сүзне бәйгене ачу тантанасында Русия әләмен тотып чыккан бобслейчы Александр Зубковтан башлау урынлы булыр. 39 яшьлек спортчы Сочида ике алтын медаль яулады.

Словакия данын яклаучы Төмән кызы, Русия биатлончысы Антон Шипулинның сеңлесе, биатлончы Анастасия Кузьмина Сочида алтын медаль яулады. Ватандашыбызның чит ил данын уңышлы яклавы бераз күңелне кыра. Шул ук вакытта, Русия өчен чит ил вәкилләре чыгыш ясавын да онытмыйк. Сноубордчы, АКШ гражданы Вик Уайлд Русия спортчысы Алена Заварзинага өйләнгән, шуңа кияү 2012 елдан бирле Русия данын яклый. Вик Сочида да безнең өчен чыгыш ясады һәм ике алтын медаль яулады. Сер түгел, бу экзотик спорт төре бездә тернәкләнеп кенә килә. Вик булмаса, ватандашларыбыз АКШ, Канада, Швейцария вәкилләре белән ярыша алыр иде микән? Бик шикле.

Виктор Ан – Сочи Олимпиадасының төп геройларының берсе. Көньяк Кореядә туган һәм үз илендә кирәге калмаган егет өч тапкыр Олимпия чемпионы булды һәм бер бронза медаль яулады.

Олимпия уеннарында күңелсез вакыйгалар да булды. Әйтик, фигуралы шууда Евгений Плющенко, элекке травмасы кузгалып, бәйгедә катнашуын дәвам итә алмады. Моңа карамастан, фигуралы шуучыларыбыз Аделина Сотникова, Юлия Липницкая, Татьяна Волосожар, Максим Траньков югары нәтиҗәләргә иреште.

Русиянең шайбалы хоккей буенча ир-атлар командасы уены күңелдә юшкын калдырды. Составында дөньяга танылган спорт “йолдызлары” чыгыш ясаса да, ватандашларыбыз ярымфиналга да чыга алмады. Җитәкчеләр тиешле нәтиҗә ясар, дип өметләник.

Сочи Олимпиадасын ябу тантанасы “Фишт” стадионында үтте. Анда Русия Президенты Владимир Путин, Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Кышкы уеннар Русиядә беренче тапкыр гына үтте. Ярышта кышкы спорт төрләре югары үсеш алган АКШ, Канада, Германия, Норвегия, Швейцария, Нидерланды, Австрия вәкилләре дә катнашуына карамастан, Русия спортчылары киеренке көрәштә җиңү яулады. Киләчәктә үз позициябезне саклап кала алырбызмы? Тарихи җиңүне бәйрәм итүдән тыш, спорт түрәләренә шул хакта бүгеннән уйлана башларга кирәктер.

Зәки Мидхәтов.

Фото: Чаңгыда узышуда җиңүчеләр (сулдан уңга ) – Максим Вылегжанин, Александр Легков һәм Илья Черноусов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»