22.02.2014 - Спорт

Хоккейчылардан аермалы, Аделина сынатмады!

Сочи Олимпиадасы тәмамланырга санаулы көннәр калды. Шуңа күрә бәйгенең ундүртенче-унбишенче көннәрендә һәр ярышта көрәш киеренке барды. Призлы урыннар өчен ватандашларыбыз да көрәште. Кайберләре максатына иреште.

Сүзне ундүртенче көннең һәм Олимпиаданың төп вакыйгасыннан башлау урынлы булыр. Мәгълүм булуынча, Русиянең шайбалы хоккей буенча ирләр җыелма коман­дасына зур өметләр багланган иде. Командага әзерләнергә бөтен шартлар да тудырылды, баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов теләгән уенчыны җәлеп итте. Кызганычка каршы, өметләр акланмады. Безнең команда 1:3 исәбе белән Фин­ляндия вәкилләренә отылып, ярымфиналга чыга алмады.

Хәзер күңелле хәбәргә күчик. Олимпия уеннарында сирәк күзәтелгән вакыйга булды. Сноубордта җиңү пьедесталына Русия спортчылары, ирле-хатынлы Вик Уайлд белән Алена Заварзина күтәрелде. Вик, Швейцария һәм Словения вәкилләрен отып, Олимпия чемпионы булды. Алена Заварзина бронза медаль яулады.

Биатлонда катнаш эстафетада Норвегия командасы җиңде. 40 яшьлек Уле Эйнар Бьорндален Сочида икенче алтын медален яулады. Картаю белмәс спортчы сигезенче тапкыр кышкы Олимпия уеннары чемпионы булды. Бу күрсәткеч — абсолют рекорд. Икенче-өченче урыннар – Чехия белән Италия вәкилләрендә.

Бәйгенең унбишенче кө­нендә фигуралы шууда ватандашыбыз Аделина Сотникова алтын медаль яулады. Ю-На Ким (Көньяк Корея) белән Каролина Костнер (Италия) көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды.

Башкортстан егете Эрнест Яхин чаңгы буенча ике төрле ярышта команда бәйгесендә катнашты. Кызганычка каршы, Русия командасы начар нәтиҗә күрсәтте. Призлы урыннарны Норвегия, Германия һәм Ав­стрия вәкилләре бүлеште.

Хатын-кызлар командалары арасында керлинг һәм хоккей буенча бәйгеләр тәмамланды. Керлингта призлы урыннарны Канада, Швеция һәм Бөек Британия вәкилләре алды. Хоккейда җиңү пьедесталына Канада, АКШ һәм Швейцария командалары күтәрелде.

Ватандашларыбыз команда берен­челегендә дүртенче урында калды. Янә түбәнгә төшмәс өчен спортчыларыбызга Олимпиада ахырында да сынатмаска кирәк.

Зәки Мидхәтов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»