20.02.2014 - Спорт

Русия – янә бишенче

Бәйгенең унөченче көне дә тарихи вакыйгаларга бай булды, Олимпия уеннары тарихына бер Русия спортчысы үз исемен язды. Безнең команда гомум исәптә икенчедән бишенче урынга төште.

Ватандашыбыз Николай Олюнин сноубордта тарихи җиңүгә иреште. Ул икенче нәтиҗә күрсәтте. Моңа кадәр Русия сноубордчыларының бер генә Олимпия уенында да призлы урын яулаганы юк иде. Пьер Вольте (Франция) Олимпия чемпионы булды. Бронза медальне Алекс Дейболд (АКШ) яулады.

Биатлонда ир-атлар командалары арасында гомум старт үтте. Призлы урыннарны Эмиль Свендсен (Норвегия), Мартен Фуркад (Франция) һәм Ондрей Моравец (Чехия) бүлеште. Кызганычка каршы, ватандашларыбыз медальләр өчен көрәшә алмады.

Янә бер истәлекле вакыйга булды. Тимераякта узышу бәйгесендә өч урынны да Нидерланды вәкилләре яула­ды. Җиңү пьедесталына Йоррит Бергема, Свен Крамер һәм Боб де Йонг күтәрелде. Русия спортчылары бу юлы да бүләкләү тантанасын тамашачы буларак кына күзәтте.

Шайбалы хоккей буенча хатын-кызлар командасы бишен­че урын өчен матчта 0:4 исәбе белән Финляндия вәкилләренә отыл­ды. Аның каравы, ир-атлар 4:0 исәбе белән Норвегия командасын отып, чирекфиналга чыкты. Ватандашларыбызга ярымфиналга чыгу өчен Финляндия вәкилләрен җиңәргә кирәк.

Ни өчен Русия көн эчендә үз позициясен югалтты? Безнең спортчылар начар чыгыш ясамый. Калганнар аерым спорт төрләре буенча җитди әзер­ләнеп килгән. Әйтик, Нидерланды командасы 20 медаль­нең унтугызын тимераякта узышуда яулаган. Бер медаль – шорт-тректа. Биатлончы Дарья Домрачева (Беларусь) Сочида өч алтын медаль яулады. Чаңгы узышында Норвегия вәкилләренә тиңнәр юк. Кызганычка каршы, әлегә Русия командасы бер генә спорт төрендә дә бу кадәр югары нәтиҗәләр күрсәтә алмады. Бәлки безнекеләр калган көннәрдә уңышка ирешә алыр?

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»