19.02.2014 - Спорт

Паралимпия уты эстафетасы көтелә

3 мартта Уфа XI Кышкы Паралимпия уеннары уты эстафетасын кабул итәчәк. Башкортстан башкаласының үзәк урамнарыннан бу факелны бер-берсенә тапшыра-тапшыра иллегә якын кеше йөртәчәк. Алар арасында спортчылар Андрей Коптев белән Дарья Кан да бар.

Паралимпияче Андрей Коптев өчен физкультура һәм спорт балачактан ук укуда һәм эштә зур ярдәмче була. Андрей җиңел атлетика белән шөгыльләнүен сукыр балалар  мәктәбендә уку белән берлектә алып бара, аннары Башкортстан физкультура институтында физкультура укытучысы һәм тренер белгечлеге ала. Андрей — күптөрле медальләр иясе. Соңгы ике Паралимпия уеннарында ул кыска дистанцияләргә йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады. Үзенең уңышлары белән Андрей Коптев спортның чикләре булмавын исбатлый. Аның эстафетада катнашуы моны тагын бер тапкыр раслый.

— Паралимпия утын алып барачагыма бик шатмын. Бу вакыйгага махсус әзерләнмим, мин болай да яхшы физик формада, — ди Андрей.

Дарья Кан — бу спорт бәйрәмендә иң яшь катнашучы. Ул узган елда кыяга менү буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулаган, Европа беренчелегенең бронза призеры, Европа яшьләр кубогы җиңүчесе.

— Эстафетада катнашу — минем өчен зур җаваплылык. Миңа туганнарым, сыйныф­ташларым көч биреп торачак. Олимпия һәм Паралимпия уеннары барлык спортчыларны да арытаба чыгышларга һәм матур нәтиҗәләргә илһам­ландыра. Эстафета зур тәэссоратлар калдырыр дип ышанам, — диде Даша.

Башкортстанның Паралимпия уты эстафетасын кабул итүе очраклы түгел. Республика паралимпияче спортчылар казанышлары белән дан тота. Лондонда үткән XIV җәйге Паралимпия уеннарында Русия җыелма командасы составында Башкортстаннан 16 спортчы катнашты, 17 медаль яулады. Сочида үтәчәк кышкы Паралимпия уеннарында безнең республикадан биш спортчы катнашачак.

Паралимпия уты эстафетасы барышында анда кат­нашучы һәр төбәктә факелны төрле ысуллар ярдәмендә үзләре кабызачак: чүкеч белән сандалдан, кояш нурларыннан, мичтән һәм хәтта вулканнан ут алыначак. Эстафетада барлыгы 1500 факел йөртүче катнашачак, шуларның 20 проценты — физик мөмкинлекләре чикле кешеләр. Паралимпия уты эстафетасы Сочидагы “Фишт” стадионында тәмамланачак. 7 мартта анда XI кышкы Паралимпия уеннарын ачу тантанасы үтәчәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»