19.02.2014 - Спорт

Русия – икенче!

Сочи Олимпиадасының  уникенче көне тарихи вакыйгаларга бай булды. Бәйгедә катнашучылар Олимпия уеннары тарихында күрелмәгән күрсәткечләргә иреште, яңа традицияләргә нигез салды. Шундый атлетлар арасында ватандашыбызның да булуы икеләтә куанычлы.

Олимпия уеннарында юраулар күп. Шуларның берсе — бәйгене ачу тантанасында әләм тотып чыгучы спортчының уңышка ирешмәячәге. Шуңа күрә спортчылар мондый “хөрмәттән” баш тартырга тырыша. Мәгълүм булуынча, “Фишт” стадионында Сочи  Олимпиадасын ачу тантанасында Русия командасының әләмен бобслейчы Александр Зубков тотып чыкты. Әмма, юк-бар имеш-мимешләргә карамастан, Александр Зубков белән Алексей Воевода бобслейда алтын медаль яулады. Икенче-өченче урыннарны Швейцария һәм АКШ вәкилләре бүлеште.

Фигуралы шууда Никита Кацалапов белән Елена Ильиных җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Мерил Дэвис белән Чарли Уайт (АКШ) Олимпия чемпионнары булды. Көмеш медальләрне Тесс Вирт белән Скотт Мойр (Канада) яуладылар.

Биатлонда хатын-кызлар командалары арасында масс-старт бәйгесе үтте. Ярышта янә бер тарихи вакыйга булды: Дарья Домрачева (Беларусь) Сочи Олимпиадасында өченче тапкыр алтын медаль яулады. Әлегә кадәр бер генә биат­лончының да мондый уңышка ирешкәне булмады. Габриэла Соукалова (Чехия) икенче нәтиҗә күрсәтте. Өченче урында — Тирил Экхофф (Норвегия). Кызганычка каршы, ватандашларыбыз призлы урыннар өчен көрәшә алмады, Ольга Вилухина – 22нче, Ольга Зайцева 24нче булып килделәр.

Керлингта Русия вәкилләре соңгы уеннарын үткәрде. Хатын-кызлар командасы 6:9 исәбе белән Бөек Британия командасына отылды. Ир-атларыбыз 8:7 исәбе белән Германия вәкилләрен отты. Безнең командалар призлы урыннар өчен көрәшмәячәк.

Русия командасы ме­даль­ләр саны буенча — беренче, гомум зачетта  икенче урынга чыкты. Беренче урында — Германия. Шулай да шатланырга әле иртәрәк, чөнки тагын биш команда бишәр алтын медаль яулаган. Димәк, Русия командасына икенче урынын саклап калу өчен үтәчәк бәйгеләрдә  дә сынатмаска кирәк.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»