18.02.2014 - Спорт

Хәсәновның хоккей командасы

Качаган авылы егете Зөфәр Хәсәновның, Күмертау физик культура техникумын тәмамлап кайтып, туган авылында шайбалы хоккей командасы оештыруына 30 ел тула.

 — Бу минем язмышым, чөнки үземнең хоккей командамны булдыру, илгә танылган спортчылар үстерү — минем балачак хыялым иде, — ди Зөфәр Миңнеяр улы.

 Хоккей турында хыялланган Зөфәр үзе Башкортстанда көчле бобслейчы буларак таныла, техникумда укыган 1983-85 елларда хәтта Мәскәүнең “Спартак” җәм­гыяте өчен чыгыш ясый, “Русия­нең олимпия өметләре”  командасы составында СССР чемпионатында катнашып, алтын медаль яулый.

Бобслей буенча СССР чемпионы үзенең балачак хыялын тормышка ашыруга 1985 елда туган авылына спорт инструкторы булып кайткач керешә. Аның башлангычын урындагы хуҗалык рәисе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике орден кавалеры Барый Сәйранов хуплап каршы ала. Авыл клубы каршында колхоз ярдәме һәм яшьләр көче белән хоккей тартмасы корыла.

— Әгәр үзе йөгермәсә, үз эшенең фанаты булмаса, читтән ярдәм белән генә барып чыкмас иде. Зөфәр ару-талу белми эшләде. Тартма кырына тәүдә вагончык куеп, берничә кышны шунда үткәрделәр, соңрак якындагы бинадагы җылы бүлмәгә күчтеләр, — ди Зөфәрнең хыялын тормышка ашыруда үзе дә зур роль уйнаган, әле дә ярдәм күрсәтүче “Загот-Сервис” җәм­гыяте җитәкчесе, 1985 елда Качаганда профсоюз рәисе булган Газинур Сәйранов.

 Әйткәндәй, Зөфәр үз “хоккей командасын” боз тартмасында гына түгел, гаиләсендә дә үстерә. Аның дүрт улы да тәпи киткәч тә тимераякка баса. “16” саны астында уйнаган олы улы Артур зур уңышларга иреште. Аны кече сыйныфларда укыганда ук Салават Юлаев хоккей клубының махсус спорт мәктәбенә алдылар. Артур берничә ел СКСЮның яшьләр командасы составында уйнады. 23 яшьлек Айнур Зөфәр улы бүген Казанда уңышлы уйный, 21 яшьлек Айдар Хәсәнов Башкортстан дәүләт аграр универ­ситетының хоккей командасы капитаны. Ә инде 2002 елда туган Айрат Хәсәнов — бөтен Миякә зур өметләр баглаган хоккейчы. Ул бүген үк “Алтын шайба” турнирларында катнашып, берничә тапкыр иң яхшы бомбардир исеменә лаек булды.

— Айратка мин, чын-чынлап, олимпия өмете итеп карыйм — абыйларын уздырачак ул! — дип төпчеге белән горурлана Зөфәр Хәсәнов.

 Качаган илнең танылган хоккейчылары Майоровлар, Радуловлар үрнәгендә агалы-энеле боз рыцарьларын үсте­рүгә үз өлешен кертә. Хәсә­новлар белән бергә Ранис һәм Айдар Сөләй­мановлар да яхшы уен күрсәтә. Бүген Ранис Ишембай шәһәре өчен чыгыш ясый. Олимпия өметләре булып Качаганда Айрат Хәсә­новның яшьтәшләре Илгиз Харрасов, Азамат Лотфуллин, Шәфкать Хәлиуллин һәм башкалар үсеп килә.

Миякәдән олимпиячеләр чыгачагына өмет зур. Шул ук Зөфәр Хәсәнов тәрбияләгән Качаган егетләре һәм кызлары шорт-трек буенча 14 тапкыр(!) республика чемпионы булган. Чемпионнар рухы, спорт чәме бар икән, зур җиңүләр дә озак көттермәс.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»