18.02.2014 - Спорт

Өченче, дүртенче, бишенче...

Сочи Олимпиадасы тәмамланырга бер генә атна калды. Шуңа күрә, призлы урыннар өчен көрәш тагын да авырлашачак. Әйткәндәй, үткән ялларда Русия спортчылары сынатмады. Скелетонда Елена Никитина – бронза, Александр Третьяков алтын медальләр яулады. Мондый уңышлар Русия җыелма командасына медальләр саны буенча команда беренчелегендә җиденче урыннан өченче урынга күтәрелергә мөмкинлек бирде. Кызганычка каршы, өстенлекне саклап кала алмадык. Бәйгенең унберенче көне ватандашларыбыз өчен уңышлы булмады.

Бердәнбер медальне чаң­гыда узышучылар яулады. Эстафета бәйгесендә ватандашларыбыз икенче булып  килде. Алтын медаль – Швеция вәкилләрендә. Франция коман­дасы өченче нәтиҗә күрсәтте.

Томан төшкәч, ир-атлар командалары арасында биат­лон бәйгесе туктатылды.

Бобслейда Александр Зубков белән Александр Воевода югары нәтиҗәләр күрсәтә. Мөгаен, алар призлы урыннар өчен көрәшә алыр.

Фигуралы шууда кыска программада Никита Кацалапов белән Елена Ильиных өченче урынга чыктылар.

Керлинг буенча хатын-кызлар командасы 4:5 исәбе белән Швеция вәкилләренә отылып, плей-оффка чыга ал­мады. Егетләр командасы да 4:8 исәбе белән Швеция командасына отылды.

Шайбалы хоккей буенча Русия җыелма командасы да тотрыклы уен күрсәтми. АКШ командасына буллит буенча 2:3 исәбе белән отылгач, безнекеләргә Словакия вәкил­ләрен даими вакытта җиңәргә кирәк иде. Кызганычка каршы, ватандашларыбыз бу максатына да ирешә алмады. Җи­ңүче янә буллит буенча бил­геләнде. Уңыш Русия командасына елмайды. Нәтиҗәдә, безне­келәр чирекфиналга чыгу өчен, янә бер көндәш белән көч сынашырга туры киләчәк.

Унберенче көннән соң Русия җыелма командасы медальләр саны буенча бишенче урынга чыкты. Атна эчендә югарыга күтәрелер­безме? Әллә түбән тәгәрәр­безме? Ничек кенә булса да, үзебездә үткән Олимпия уеннарында сынатырга хакыбыз юк. Бу хакта спортчылар да онытмасын иде.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»