15.02.2014 - Спорт

Сигезенче көнне дә җиденче урындабыз

Олимпиада экваторына якынлашты. Бәйгенең җиденче көнендә фигуралы шуучыларыбыз шатландырды. Татьяна Волосожар белән Максим Траньков Олимпия чемпионы булдылар. Икенче урынны да ватандашларыбыз Федор Климов белән Ксения Столбова яулады. Бәйгенең сигезенче көне дә вакыйгаларга бай булды.

Чанада узышу буенча эстафета бәйгесе оештырылды. Алтын медальләрне Германия җыелма командасы яулады. Ватандашларыбыз җиңү пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Өченче урында – Латвия командасы.

Ир-атлар арасында биат­лонда шәхси узыш үтте. Иң югары нәтиҗәне Мартен Фуркад (Франция) күрсәтте. Икенче урында – Эрик Лессер (Германия).  Русия спортчысы Евгений Гараничев бронза медаль яулады. Калган ватандашларыбыз медальләр өчен көрәшә алмады. Александр Логинов – 30нчы, Евгений Устюгов – 38нче, Алексей Волков 64нче нәтиҗә күрсәтте.

Фигуралы шууда ватандашыбыз Евгений Плющенкога сәламәтлеге торышы бәйгедә катнашырга мөмкинлек бир­мәде. Нәтиҗәдә, медальләр өчен арытаба Юзуру Ханю (Япония), Патрик Чан (Канада) һәм Хавьер Фернандес (Испания) көрәшәчәк.

Башкортстан вәкиле Семен Елистратов, шорт-тректа Владимир Григорьев һәм Виктор Ан белән мең метр дистанцияне уңышлы үтеп, чирекфиналга чыкты. 21 февральдә алар эстафета бәйгесендә көчен сынаячак. Ярышта тагын бер якташыбыз Руслан Захаровның да катнашуы көтелә.

Керлингта Русиянең асыл затлар командасы 4:8 исәбе белән Көньяк Корея вә­килләренә отылды. Ир-атлар командасы 7:6 исәбе белән Швейцария командасын отты.

Шайбалы хоккей буенча ир-атлар командалары арасында турнир старт алды. Русия командасы үз төркемендә Словения вәкилләрен 5:2 исәбе белән җиңде. Бүген безнекеләр АКШ командасы белән очрашачак.

Командалар берен­че­ле­гендә Русия җыелма ко­мандасы әлегә җиденче урында калды.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»