12.02.2014 - Спорт

“Елый-елый уйнаган чаклар да булды”

Айгөл Идрисова — Ишембай гүзәле. Алты яшеннән шашка түгәрәгенә йөри. Әлеге вакытта БДУның физика факультетында белем ала. Ул бүген Башкортстанның, Русиянең иң өметле шашка осталарының берсе санала. Яшь булуына карамастан, Көнбатыш Европаның, Азиянең унөч илен гизгән. Юниорлар арасында дөнья чемпионы булган. Шулай ук, блиц-шашка буенча хатын-кызлар арасында дөнья чемпионатында да җиңгән. Айгөл ни өчен язмышын шашка белән бәйләгән? Кайчан беренче тапкыр халыкара ярышта уңышка ирешкән? Ил данын халыкара бәйгеләрдә уңышлы яклаучы якташыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Айгөл! Шәһәр кызы буларак, син башка түгәрәкләрне дә сайлый алыр идең. Ни өчен шашка белән мавыга башладың?

— Кечкенә чагымда әти-әнием картәтием янына, Ишембай райо­нының Уразбай авылына кайтара иде. Шашка белән беренче тапкыр картәтием таныштырды. Гади алымнарны өйрәтте. Аның белән уйный башладык. Аннары балалар бакчасына шашка буенча тренер Әлфия Фәхретдинова килеп, әлеге спорт тө­ре турында сөйләде. Түгәрәккә языл­дым. Ишембайның 2нче башкорт гимназия-интернатына укырга кергәч тә, шашка түгәрәгендә шө­гыль­­ләнүемне дәвам иттем.

— Тәүге уңышыңны хәтер­лисеңме?

— Беренче сыйныфта вакытта Башкортстан беренчелегендә кө­чемне сынап, бронза медаль яуладым. Бу җиңү минем өчен зур вакый­га булды. Тугыз яшемдә беренче тапкыр халыкара ярышта катнаштым. Польшада оештырылган Европа чемпионатында алтын медаль яуладым. Туган ягыма үзем кадәр кубок күтәреп кайткач, шашка белән шөгыльләнү теләге тагын да көчәйде.

— Халыкара шашкада ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы бәйгеләр дә булгалый. Кайсы зат көчлерәк?

— Дәрәҗәле бәйгегә әзерлән­гәндә, Башкортстан егете, халыкара шашка буенча Русия чемпионы Айнур Шәйбәков белән көч сынашам. Әлбәттә, ул җиңә. Мин исә, осталыгымны чарлыйм, кайбер алымнарны хәтергә төшерәм. Ир-атлар хатын-кыздан яхшырак уйный. Моны асыл затларның хисле булуы, тойгыларын яшерә белмәүләре белән аңлатырга мөмкин. Әйтик, асыл зат алга чыкса, тизрәк шатлана башлый. Шул рәвешле алдан шатланып, тозакка каба. Ир-атлар, катлаулы хәлдә калса да, өстенлеккә ия булса да, тотрыклы уен күрсәтә.

—  Җир шарындагы иң көч­ле “шашка остасы” — компьютер бе­лән көч сынашканың бармы?

— Бар! Шашкачыларга күнекмә­ләр үткәрү өчен тәгаенләнгән махсус программа буенча шөгыльләнәм. Компью-терның өстенлеге бөтен алымнарны да белүгә кайтып калмый. Аның йөзе дә, җаны да юк. Кешенең икеләнүе, дулкынлануы, хата ясавы шунда ук йөзенә чыга. Моңардан оста файдаланырга мөмкин. Ә монитордан көндәшең турында бернинди мәгълүмат та алып булмый. Мөгаен, компью­терның уңыш сере нәкъ шундадыр.

— Берьюлы берничә көн­дәш белән көч сынашканың бармы?

— Бар. Мондый уеннар тиз уйларга, алымнарны оста файдаланырга өйрәтә. Билгеле, барлык көндәшләремне дә җиңә алмадым. Кайбер очрашулар тигез исәп белән тәмамланды. Берничә тактада шашка уйнау буенча Нидерланды спортчысы Том Сейбренска тиңнәр юк. Ул берьюлы егерме кеше белән көч сынаша. Егерме тактада да уенны күз уңында тота. Җир йөзендә башкача андый уенчы юк.

— Күп кенә әти-әниләр балаларын спорт, сәнгать түгә­рәк­ләренә бирми. Янәсе, алар­ның укуга вакыты калмый. Бу студентларга да кагыла. Ә син физика факультетында укып, шашка түгәрәгендә шөгыль­ләнәсең. Ничек өлгәшәсең?

 — Мондый караш белән һич килешмим. Әйтик, мәктәптә укыганда атнага биш тапкыр шашка түгәрәгенә йөрдем. Укуда да өлгәштем. Кыскасы, түгәрәккә йөрү укуга кире йогынты ясамый. Шашка белән даими шөгыльләнү фикерләү сәләтен яхшырта. БДУга укырга кергәннән башлап “Башнефть” шашка клубына атнага өч тапкыр күнекмәгә йөрим. Җиңел булмаса да, өлгәшәм. Театрларга, күңел ачу үзәкләренә йөрергә дә вакытым кала.

— 2013 елда нинди казанышларга ирештең?

— Франциянең Тулуз шәһәрендә дөнья беренчелеге үтте. Анда 16 илдән спортчылар катнашты. Беларусь, Польша, Кытай, Нидерланды, Якутия (Русия) спортчыларын отып, алтын медаль яуладым.

— Шашкачылар өчен нинди бәйге иң дәрәҗәлесе санала?

— Һәр бәйге игътибарга һәм ихтирамга лаек. Кайсындыр икенче планга кую дөрес түгел. Русия — халыкара шашка үзәге санала. Ил чемпионатында җиңү түгел, призлы урын яулау да — зур казаныш. Европа чемпионатында да көндәшләр көчле. Чөнки БДБ илләрендә шашка югары үсеш алган. Шулай да шашка буенча иң дәрәҗәле бәйге — ул дөнья чемпионаты. Кытайда ел саен интеллектуаль уеннар оештырыла. Уеннар программасында халыкара шашка да бар. Бу бәйгедә дә теләсә кем ота алмый.

— Бәйге вакытында төрле хәлләр булгалый. Мөгаен, син дә берәр кызыклы вакыйгага тарыгансыңдыр?

— Ул чакта мәктәптә укый идем. Ишембайда шашка клубы оештырган бәйге финалына чыктым. Төп приз өчен якын дустым Гөлназ белән көч сынашырга туры килде. Җитди кыяфәт белән такта артына килеп утырдык. Ярыш башланды. Тәүдә көчләр тигез иде. Дулкынланудан, хата ясадым. Гөлназ бер йөреш ясаса, җиңү яулаячагын ачык аңладым. Хискә бирелеп, елап җибәрдем. Гөлназ да, җиңүенә бер адым гына калса да, аны ясарга ашыкмады. Мине кызганып, ул да елап җибәрде. Икәүләп елый башладык. Ул чакта күңелле булмаса да, хәзер бу вакыйганы елмаеп искә төшерәбез.

— Уку да, спорт та ялкыткан вакытларда күңел юанычын кайдан табасың?

— Бөтен мәшәкатьләргә дә кул селтәп, әти-әнием янына, Ишембайга ашыгам. Гаилә җылысы янә көч тупларга ярдәм итә.  Туган йортыма кайтып килсәм, яңадан тугандай булам. Шуннан соң янә шашка серләренә төшенүемне, укуны дәвам итәм. Төшенкелеккә бирелсәм, янә туган йортыма ашыгам. Гомумән, бик күп чит илләрдә булдым. Гүзәл урыннарны да күп күрдем. Шулай да, Башкортстан, Ишембай — минем өчен иң якыны!

Айдар Зәкиев әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»