25.01.2014 - Спорт

Күбрәк! Көчлерәк! Биегрәк!

Илназ Яхин һәм Илмир Хәкимов.Күптән түгел Чишмә районының Әмин авылында гер күтәрү буенча турнир оештырылды. Тарих һәм физкультура укытучысы Рәүф Сәйфуллин истәлегенә багышланган бәйгедә көрәш киеренке барды. Ярышны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен “Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү фонды” президенты Борис Николаев белән “Русия офицерлары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы вәкиле Рөстәм Курмаев зур көч салдылар.

Бәйге ике яшь категориясендә үтте. Катнашучылар 16 килограммлы герләрне чөйде. Яшьләр арасында Уфа медицина колледжы студенты Илназ Яхинга тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Уфа тимер юл колледжы студентлары Илмир Хәкимов белән Илнур Карачурин бүлештеләр. Зурлар арасында беренче урынны Эльнур Рәфыйков алды. Җиңү пьедесталының икенче һәм өченче баскычларына Филүс Яхин белән Суджаят Сөләйманов күтәрелделәр.

Бәйге спонсоры, майор Ранис Сәйфуллин җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Ярыштан җиңүчеләр дә, катнашучылар да, спортчыларны дәртләндерергә килүчеләр дә канәгать калды. Бәйге оештыру күркәм традициягә әверелеп, киләчәктә дә дәвам итсен иде.

 Раушания Гәрәева.

Башкортстан дәүләт педагогия университеты доценты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»