25.01.2014 - Спорт

Дөньякүләм бәйгедә сынатмабыз!

Мәгълүм булуынча, Сочида кышкы Олимпиада 22нче тапкыр оештырылачак. Ә беренче кышкы Олимпиада кайчан һәм кайда оештырылган? Анда кайсы илләрдән ничә спортчы көч сынашкан? Олимпиада тарихы битләренә сәяхәт кылыйк.

Кышкы спорт төрләре Скан­дина­виядә, Русиядә, Төньяк Америкада электән ныклы үсеш алган. Шулай да, иң беренче кышкы Олимпиада Франциянең Шамони шәһә­рендә оештырыл­ган. Әйткән­дәй, Шамони (тулы исеме — Шамони-Монблан) — Фран­циянең көн­чыгышындагы шәһәр-коммуна. 1999 елдагы халык исәбен алу мәгъ­лүмат­лары буенча, анда ун меңгә якын кеше яши. Шәһәр Альп тауларында һәм Монблан тавы итәгендә урнашкан. Табигать шартлары биредә тау чаңгысын үстерү өчен бик уңайлы.

Шамонида 1924 елда 25 гыйнвардан 4 февральгә кадәр дәвам иткән беренче кышкы Олимпиадада 325 спортчы катнашкан. Шуларның унөче — асыл затлар. Спортчылар тугыз спорт төрендә уналты медаль өчен көрәшкән. Бәйгегә старт бирү чарасына 2290 кеше җыелса да, 287 билет кына сатылган. Унбер көндә ярышларны 32863 кеше караган. Шулардан 10044 кеше генә билет сатып алган. Оештыручылар 81790 франк керем алган.

Кышкы Олимпиадада иң беренче медальләрне 500 метрга тимераякта узышучылар яулаган. Дистанцияне 44 секундта үткән Чарльз Джотроу (АКШ) җиңгән. Мәгълүм булуынча, бүген Олимпиада чемпионнарына фатирлар, затлы маши­налар бүләк итәләр. Чарльз Джотроуны дәүләт алай дәрт­ләндер­мәгән. Спорттан киткәч идән юучы, сакчы булып эшләгән ул.

Клас Тюнберг (Финляндия) — иң күп медаль яулаучы спортчы булып танылган. Тимераякта узышу буенча өч — алтын, бер — көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булган.

Якоб Тулин Тамс (Норвегия) универсал спортчы буларак тарихка кереп калган. Ул кышкы һәм җәйге Олим­пиадаларда уңышка ирешкән. Шомо­нида чаңгыда трамплиннан сикерүдә аңа тиңнәр булмаган. 1936 елда Берлинда җәйге Олимпиадада яхталар узышында янә алтын медаль яулаган.

Иң алдынгы технологияләр файдаланылса да, судьялар да ялгыша. Мондый очраклар Шамонида да булган. Торлейф Хауг (Норвегия) чаңгы узышында һәм двоеборьеда өч алтын медаль яулаган. Трамплиннан сикерү ярышында бронза медальгә лаек булган. Чынбарлыкта, бронза медальне Андерс Хоген (АКШ) яулаган. Судья ялгышуы нәтиҗә-сендә, медаль Хаугка тапшырылган. Шулай да, гаделлек тантана иткән. 1976 елда Ослода оештырылган махсус чарада, мәрхүм булган Хаугның кызы Андерс Хогенга әтисеннән калган мирасны  — бронза медальне тапшырган.

Хоккей — кышкы Олимпиада бизәге. Аеруча финалда Канада белән Русия командалары очрашса. Хоккей Шамонида да бәйге программасында булган. Ярышта “Торонто Грэнтис” клубы уенчыларыннан тупланган Канада җыелма командасы җиңгән. Матчлардагы исәпләр шаккатарлык. Әйтик, канадалылар Чехословакияне — 30:0, Швецияне — 28:0, Швейцарияне — 33:0 һәм Бөек Британияне  19:2 исәбе белән откан. Финалда канадалылар күршеләрен, АКШ командасын 6:1 исәбе белән җиңеп, Олимпиада чемпионы булган. Шулай итеп, Канада җыелма командасы 110 шайба кертеп, үз капкасына өч шайба гына керттергән.

Гадәттә, Олимпиадаларда җиңүгә иң зур омтылышны хуҗалар ясый. Кайберләре бу максатка ирешә. Пекин Олимпиадасында, мәсәлән, Кытай спортчыларына тиңнәр булмады. Ванкуверда Канада беренче урынны алды. Русия җыелма командасы да Сочида уңышка ирешергә исәп тота. Ә менә беренче кышкы Олимпиадада хуҗалар бер алтын медаль дә яулый алмаган. Беренче урынга Норвегия командасы чыккан.

Күренүенчә, беренче кышкы Олимпиада вакыйгаларга ифрат бай булган. Бу җәһәттән Сочи Олимпиадасы да тарихка бик күп истәлекле мизгелләр белән кереп калыр, дип өметләник.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»